28-29 гыйнварда Казанда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең ярымфиналы узды
Анда катнашкан 20 ярымфиналист арасыннан 12 кыз финалга сайлап алынды
Алар арасында райондашыбыз, бүгенге көндә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлешендә белем алучы Камилә Минһаҗева да бар.
Ярымфинал ике өлештән торды. Беренче өлеш Габдулла Тукайның Әдәби музеенда узган интеллектуаль этап булды. Катнашучыларга шагыйрь иҗаты белән бәйле сорауларга җавап бирергә һәм төрле проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга тәкъдим ителде.
Икенче өлеш «Сәйдәш» концерт залында узды. Анда кызлар иҗади номерларын күрсәттеләр һәм жюри әгъзалары белән кыска әңгәмәләр үттеләр.
“Татар кызы” республика конкурсы соңгы тапкыр 2022 елда уздырылган иде. Өч еллык тәнәфестән соң ул яңа форматта уздырыла.
Бәйгенең финал өлеше март аена планлаштырылган. Камиләгә уңышлар телибез!
Фото - "Татар-информ", Камилә Минһаҗеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев