2027 елда Россиядә пенсияләрнең барлык төрләре дә артачак
Яңалыклар

2027 елда Россиядә пенсияләрнең барлык төрләре дә артачак

Бу хакта доцент Людмила Иванова-Швец хәбәр итте

2027 елда Россиядә пенсияләрнең барлык төрләре артачак, әмма түләү сроклары һәм механизмнары илдәге актуаль икътисади вазгыятьне исәпкә алып билгеләнәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Плеханов исемендәге университетның «Кеше ресурслары белән идарә итү» сәүдә-сәнәгать палатасы база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец.

Сүз иминият, социаль, тупланма пенсияләр, шулай ук хәрби пенсияләр һәм эшләүче гражданнар өчен пенсияләрне яңадан исәпләү турында бара.

«Пенсияләрнең барлык төрләре дә ел саен арта, аның күләме пенсия төренә бәйле. Күләме ел ахырына якынрак икътисади вазгыятьне бәяләгәннән соң билгеләнәчәк», - диде Иванова-Швец.

Чыганак, фото: © «Татар-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев