2026 ел ахырына кадәр отпуск өчен иң отышлы айлар
Яңалыклар

2026 ел ахырына кадәр отпуск өчен иң отышлы айлар

Бу айларда түләүне югалтуларсыз алырга мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига сенатор Айрат Гыйбатдинов

2026 ел ахырына кадәр отпуск өчен иң отышлы айлар - сентябрь, октябрь һәм декабрь айлары. Бу айларда түләүне югалтуларсыз алырга мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига сенатор Айрат Гыйбатдинов.

«Иң күп эш көннәре булган айларда ял алу отышлырак. 2026 елда июль шундый ай булып санала, анда 23 эш көне. Июльдән тыш, 2026 ел ахырына кадәр сентябрь, октябрь һәм декабрь айларына игътибар итәргә кирәк – бу айларның һәркайсында 22шәр эш көне каралган», - диде сәясәтче.

Сенатор искәрткәнчә, яллар соңгы 12 айдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, эш көннәре күп булган айларда ял һәм хезмәт хакы арасындагы аерма еш кына ял файдасына килеп чыга.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев