Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2024 ел әле генә башланган иде кебек, кай арада узып та киткән

Борчу-сагышлары да, сөенеч-шатлыклары да булгандыр, әмма алар барысы да инде үткәндә калды

Тагын бер ел иңләп     

                                      узды,

Тик хәтер булып

                                калды...

“Мөслим-информ” өчен начар ел булмады ул. Җирле үзидарәләр темасына иң күп язучы буларак диплом белән бүләкләндек, “Бәллүр каләм” бәйгесендә махсус бүләккә лаек булдык. Ел азагында тагын ике бәйгедә җиңүебез мәгълүм булды. “Эколидер” республика бәйгесендә икенче урын алдык. Журналистлар өчен “Август-Агро” оештырган бәйгедә лауреат булдык. Узган ел 93,4 FM (фм) ешлыгында “Мөслим радиосы” эшли башлады. Телевидение эшчәнлеген дәвам итә. Газетабызның тиражы кимү генә борчу тудыра. Яңа елны 2053 әбунәче белән башлыйбыз. Замана шаукымы: халык электрон мәгълүмат чараларын сайлый. Ни хәл итәсең?! Хикмәт ияләре әйткәндәй, гел болай булмас әле, дип үзебезне юатасы гына кала. “Авыл утлары”на язылучылар, укучылар саны да артыр. Газета бит ул тарихи документ кебек: еллар дәвамында вакыйгаларны терки, саклый һәм киләчәк буыннарга тапшыра. Ә тугры әбунәчеләребезгә ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез булганда, яшибез әле!..

Яңа хыяллар, якты өметләр белән яңа елга аяк бастык. Ул ак кәгазь битенә тиң: кул тимәгән, чиста! Елны ничек үткәрү үзебездән тора! Иң мөһиме: ил-көннәр – тыныч, дөнья имин булсын! Сәламәтлектән аермасын! Югалтулар булмасын! 2025 елны шундый теләкләр белән башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә!

Ихтирам белән,

“Мөслим-информ” җитәкчесе – баш мөхәррир Римма Афзалова.

Татар-информ һәм Мөслим-информ фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев