2018 елның беренче атнасында Татарстанда ОРВИ белән 5,5 мең кеше авырган
Яңалыклар

2018 елның беренче атнасында Татарстанда ОРВИ белән 5,5 мең кеше авырган

ОРВИ белән авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда, 40 процентка әзәйгән.


("Татар-информ"). 2018 елның беренче атнасында Татарстанда ОРВИ белән 5 мең 598 кеше авырган. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017 елның 25 -31 декабрь көннәрендә ОРВИ белән 9 мең 528 кеше авырган. Шул рәвешле, хәзер авыручылар саны 40 процентка әзәйгән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев