Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2016 ел "Туган як" агрофирмасы өчен уңышлы булган

"Туган як" агрофирмасы районда алдынгылардан санала. Игенчелектән дә мул уңыш ала алар, терлекчелектә дә башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек эшләре бар. Гомумән, агрофирма җитәкчесе Тимерхан Миргаязов 2016 елны хуҗалык өчен уңышлы ел булды, дип исәпли.

Быел "Туган як" агрофирмасы 230 млн сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары җитештергән. Шуның 135 млн сумы - терлекчелектән. Инвестор - "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов тырышлыгы һәм хөкүмәт ярдәме белән агрофирма Югары Табын бүлекчәсендә 200 башка исәпләнгән сыерлар торагын сафка бастырды. Яңа торак тулысынча заманча җиһазланган. Бүген агрофирмада тагын бер торакка реконструкция үткәрелә. Моннан тыш хуҗалыкта инженер-коммуникация челтәре алыштырылган.

Бүген агрофирмада 1927 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 700е - савым сыерлар. Ел башыннан исәпләгәндә һәр сыердан уртача 4200 килограмм сөт савып алганнар. "Республика күрсәткечләре белән чагыштырганда күп булмаса да, агрофирманың узган елгы күрсәткеченә карата үсеш зур", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин. Чагыштыру өчен: узган ел туганяклылар бер сыердан 3200 килограмм сөт сауган. Нәтиҗәдә 2015 ел белән чагыштырганда "Туган як" агрофирмасы быел 497 тоннага күбрәк сөт җитештерә һәм агрофирманың бөтен чыгымнарын каплап бара. "Бу - кадрлар белән эшләү, ферма торакларына ремонт-реконструкция үткәрү, малларның туклану рационын үзгәртү нәтиҗәсе", дигән фикердә Альберт Робертович.

Агрофирманың азык запасы җитәрлек. Малларны ашату терлекләрнең туклану рационын анализлау нигезендә алып барыла. "Малларга 3,5 килограмм исәбеннән фураж бирәбез, - ди ферма мөдире Венера Закирова. - Савым сыерларына ул - 3 килограмм, ташланганнарына 2 килограмм каралган". Сөтне арттыру өчен азыкка төрле витаминлы өстәмәләр кушалар. Көнбагыш белән рапс түбе бергә-бер исәбеннән кушып бирелә. Үрчем алу мактанырлык булмаса да, начар түгел. Ел башынан 100 сыердан 85 бозау алынган.

Нәсел эшен яхшырту, малларның баш санын арттыру максатында агрофирма быел Арча районыннан нәселле буаз таналар да кайтарган. "Республиканың төрле районнарыннан нәселле үгезләр дә алып кайттык", - ди Тимерхан Миргаязов. Шул рәвешле, 2020 елга маллар санын 1000 гә җиткермәкчеләр.

Кадрлар белән тәэмин ителешкә килгәндә, агрофирмада эшче куллар җитәрлек. "Тагын бер мал табибы һәм ясалма орлыкландыру технигы гына кирәк", - ди агрофирманың зоотехнигы Ринат Салихов. "Чаллы икмәге" АҖ генераль директорының беренче урынбасары Эдуард Юнысов хезмәт хакының да артуын билгеләп үтте. Терлекче-савымчылар хезмәт хакы турында дәшми калуны кулай күрсә дә, агрофирма җитәкчелеге акчаның вакытында түләнүен ассызыклады. Шулай булсын бер үк!

Һәрхәлдә, "Туган як" агрофирмасында авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт бар, дигән фикердә калдык. Узган ял көннәрендә агрофирма, "Уңыш-2016" бәйрәмен үткәреп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен зурлады. Бәйрәмдә район башлыгы Рамил Муллин, "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов катнашты. Рафаэль Сөләйманович Югары Табын фермасы мөдире Венера Закировага, "Мәлләтамак" комплексы җитәкчесе Язкәр Нәбиуллинга, тракторчы-машинист Фәрит Бадыйковка, орлыкчылык агрономы Илшат Хәбибуллинга, тракторчы Нияз Фәрхетдиновка Мактау грамоталары һәм кыйммәтле пакетлар тапшырды. Район башлыгы Рамил Муллинның Рәхмәт хатларын агрофирма җитәкчесе Тимерхан Миргаязов, машина йөртүче Мөнир Сәхәбиев һәм ашханә мөдире Линиза Газизова алды. Бертөркем хезмәтчән агрофирма җитәкчелегенең Мактау грамотасына лаек булды.

Римма Афзалова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X