Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

160 мең елга бер тапкыр очучы кометаны күрергә мөмкин

Бу хакта физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев сөйләде

20-25 апрель көннәрендә Татарстан халкы 160 мең елга бер тапкыр очып узучы C/2025 R3 (PANSTARRS) кометасын күзәтә алачак. Бу хакта физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев сөйләде.

Галим сүзләренчә, кометаны узган елның сентябрендә ачканнар. 25 апрельдә ул кояшка максималь якынаячак һәм аның яктылыгы артачак. Хәзер күк җисеме горизонттан түбәндә Балык йолдызлыгында урнашкан. Белгечләр бәяләвенчә, ул җир яныннан 160 мең елга бер тапкыр очып үтә.

Бу күренешне иртәнге сәгатьләрдә күзәтү яхшырак. Кометаны коралсыз күз белән дә күреп була, ләкин бинокльдән файдалану яхшырак. Моның өчен ачык пространство кирәк булачак, чөнки комета Горизонт өстеннән түбән очып үтәчәк.

Чыганак:казанкп

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев