Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

16 апрель көнне Тугашта йорт янган

Кичке 9 сәгатьләр тирәсендә мичтә сүнми калган күмерләр ялкынланып янып китә. Янгын хезмәте егетләренең вакытында килеп җитүе өйне тулысынча янып бетүдән коткарып калды. Авылдагы агач йорт дача йорты буларак хезмәт иткән. "Ел башыннан бу инде 10 нчы янгын. Узган ел бу вакытка 4 кенә янгын теркәлгән иде. Халыкның уяусызлыгы, игьтибарсызлыгы...

Кичке 9 сәгатьләр тирәсендә мичтә сүнми калган күмерләр ялкынланып янып китә. Янгын хезмәте егетләренең вакытында килеп җитүе өйне тулысынча янып бетүдән коткарып калды. Авылдагы агач йорт дача йорты буларак хезмәт иткән. "Ел башыннан бу инде 10 нчы янгын. Узган ел бу вакытка 4 кенә янгын теркәлгән иде. Халыкның уяусызлыгы, игьтибарсызлыгы бу. Тагын шуны да әйтәсем килә, авылда янгын булганда, халык янгын машинасын каршы алырга чыксын иде. Күп очракта кайсы урамга барырга белми, булган вакытны әрәм итәбез. Әлеге янгын вакытында Табын авыл җирлеге зур ярдәм күрсәтте", - ди Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев