Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

14 февраль көнне "Татарстанның чаңгы юлы" ярышлары үтәчәк

14 февраль көнне Иске Вәрәш авылы янында 10 сәгатьтә "Татарстанның чаңгы юлы" ярышлары үтәчәк. Катнашучыларны теркәү 8 сәгать 30 минутта башлана. Чарага оешма-предприятие, учреждениеләрдә эшләүчеләр, мәктәп укучылары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырыла, ярышта шулай ук чаңгы спортын үз иткән һәркем катнаша ала. Программада: 2016 метрлы дистанциядә узышу, пневматик винтовкадан ату, канат...

14 февраль көнне Иске Вәрәш авылы янында 10 сәгатьтә "Татарстанның чаңгы юлы" ярышлары үтәчәк. Катнашучыларны теркәү 8 сәгать 30 минутта башлана. Чарага оешма-предприятие, учреждениеләрдә эшләүчеләр, мәктәп укучылары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырыла, ярышта шулай ук чаңгы спортын үз иткән һәркем катнаша ала. Программада: 2016 метрлы дистанциядә узышу, пневматик винтовкадан ату, канат тартышу, чаналарда узышу буенча гаилә эстафетасы, "Бераяклы чаңгычы" конкурсы. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең истәлекле бүләкләре тапшырылачак. Белешмәләр өчен телефон: 2-59-48.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев