Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

12 февральдә Татарстанда Муса Җәлил язмышы турындагы «Кара урман» фильмы прокатка чыга

Фильмда татар музыкасын актив кулланыла

Радик Кудояровның Советлар Союзы Герое Муса Җәлил язмышы, аның үлеме, Нюрнбергта нацист җинаятьчеләрен җәзалау белән бәйле беренче тапкыр экранлаштырылган «Кара урман» исемле тулы метражлы нәфис фильмы Татарстанда 12 февральдән башлана. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сюжет үзәгендә – татар шагыйре Муса Җәлил. Ул үзенең шигырьләрен каршылык коралына әверелдерә, ирек рухын сындыру мөмкин түгеллеген күрсәтә. Режиссер Радик Кудояров шагыйрь һәм Советлар Союзы Герое тарихын мөмкин кадәр дөресрәк итеп тапшырырга омтылган.

Фильмда татар музыкасы актив кулланыла. Финал кадрларында, гильотина геройларның гомерләрен өзгәндә, корбанлык символы булган «Умырзая» татар җыры яңгырый. Шулай ук Белоруссия композиторы Владимир Сивицкий тарафыннан җайлаштырылган Коръәннән «Ясин» сүрәсе дә кулланыла. Фильмның лейтмотивы булып борынгы татар җыры «Кара урман» тора.

Фильм 2024 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелгән. Муса Җәлил ролен Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров башкарды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев