Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

1 сентябрьдән эш сәгатеннән тыш башкарылган эшнең яңа лимиты үз көченә керә

Шул хактагы документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы

Коллектив яки тармак килешүе тарафыннан каралган очракта, 1 сентябрьдән эш сәгатеннән тыш башкарылган эшнең дәвамлылыгын елына 240 сәгатькә кадәр озайта торган закон үз көченә керә. Шул хактагы документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Документ нигезендә, яңа лимит зыянлы эш шартларында эшләүче хезмәткәрләргә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләренә кагылмаячак - алар өчен эш сәгатеннән тыш башкарылган эшнең дәвамлылыгы елына 120 сәгатьтән артмаска тиеш.

Закон шулай ук елына 120 сәгатьлек элекке лимит саклана торган һәм сәламәтлек буенча тискәре йогынты булмавын раслаучы медицина бәяләмәсе булган очракта язма ризалык белән генә эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә җәлеп ителергә мөмкин булган хезмәткәрләрнең категорияләрен дә билгели.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев