1 августтан тупланма пенсияләр яңадан исәпләнәчәк
Яңалыклар

1 августтан тупланма пенсияләр яңадан исәпләнәчәк

Бу хакта Игорь Балынин хәбәр итте

Россиянең социаль фонды 1 августтан тупланма пенсияләрне ел саен яңадан санаячак, аның нәтиҗәсендә түләүләр 17,3 процентка артачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының финанс факультетының иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин.

«Быел, Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, тупланма пенсияләрне 17,3 процентка арттыру гамәлгә ашырылачак, бу инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкырга артык. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 5,6 процент тәшкил иткән», – диде Балынин.

Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак, пенсионерларга гариза бирү кирәк булмаячак, дип ачыклык кертте ул.

Чыганак, фото: © «Татар-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев