1 августта Мөслимдә боз явуы ихтимал
Яңалыклар

1 августта Мөслимдә боз явуы ихтимал

1 августта Татарстанда, шул исәптән Мөслимдә төнлә һәм көндез урыны белән көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә, дип язылган "Татар-информ" сайтында.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе августның беренче көнендә һава торышы бозылу күзәтеләчәген җиткерә.

1 августта Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил белән яшенле яңгырлар, көндез урыны белән боз явуы көтелә.

Казанда синоптиклар көндез секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә җил һәм яшенле яңгыр фаразлый.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев