Санитар-экологик икеайлык башланды
Яңалыклар

Санитар-экологик икеайлык башланды

Районыбыз оешма-предприятиеләренең хезмәт коллективлары өмәгә чыкты

1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. Бу акция кысаларында бөтен территориядә экологик хәлне яхшыртуга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм халыкта табигатькә сакчыл караш формалаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

Районыбыз оешма-предприятиеләренең хезмәт коллективлары инициативаны актив рәвештә хуплап, урамнарга чыкты: үзләренә беркетелгән территорияләрдә хезмәт куйды.

Бергәләп башкарылган хезмәт коллективны берләштерә, ә нәтиҗәсе — чиста урамнар һәм тәртипкә китерелгән ишегаллары — барлык авыл халкын сөендерә.

 Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев