Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ штрафлары: түлисең килмәсә, кагыйдәләрне бозма

Агымдагы елның 1 ноябреннән башлап ЮХИДИ штрафларын түләү системасына үзгәрешләр кертелә. Шуңа күрә машина йөртүчеләрнең әлеге яңалыкка аеруча игътибарлы булулары сорала. Аларга штрафларын бары тик ышанычлы кредит оешмаларында гына түләргә киңәш ителә. Бу турыда журналистларга Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов хәбәр итте. Чара исә ЮХИДИ штарфларын түләмәүчеләрне җәзага тарту...

Агымдагы елның 1 ноябреннән башлап ЮХИДИ штрафларын түләү системасына үзгәрешләр кертелә. Шуңа күрә машина йөртүчеләрнең әлеге яңалыкка аеруча игътибарлы булулары сорала. Аларга штрафларын бары тик ышанычлы кредит оешмаларында гына түләргә киңәш ителә.


Бу турыда журналистларга Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов хәбәр итте. Чара исә ЮХИДИ штарфларын түләмәүчеләрне җәзага тарту ысуллары һәм бу өлкәдәге яңалыкларга багышланды.

Аварияләр дә, һәлак булучылар да кимегән

Агымдагы елда юллардагы аварияләр һәм әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда шактый кимегән. Шулай булуга да карамастан, Татарстан юлларындагы вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә.

- 2015 елның 9 аенда Татарстанда барлыгы 3,6 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бу узган ел белән чагыштырганда, якынча 300гә азрак. 2014 елда юлларда барлыгы 455 кеше үлсә, быел исә бу күрсәткеч 349 кеше тәшкил итә, - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.

Әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәшнең иң яхшы ысулы - аларны штрафка тарту яки инде машина йөртү таныклыгын алу. Соңгы мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 4 миллион (!) очрагы теркәлгән. Кызганыч, әлеге штрафларның 900 меңнән артыгы һаман да түләнмәгән әле.

- Биредә сүз штрафларын ике ай эчендә түләмәгән затлар турында бара. Нәтиҗәдә, без аларга карата 18 мең административ материал төзергә мәҗбүр булдык. Суд исә алар буенча 5 мең кешене кулга алу карары чыгарды. Шул ук вакытта 10 меңнән артык зат штрафка тартылды, 400 кеше мәҗбүри эшләр белән "җәзаланды". Хәзерге вакытта 64 машина хуҗасының "тимер ат"ларынннан колак какканлыклары билгеле, - дип дәвам итте сүзен ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе.

Хезмәт хакы һәм пенсиядән мәхрүм каласың килмәсә...

Билгеле булганча, ЮХИДИ идарәсе бурычлы затлар турындагы мәгълүматны Татарстанның суд приставлары хезмәтенә юллый. Әлеге орган исә намуссыз затларның штрафларын түләтү буенча тагын да җитдирәк чаралар куллана.

Агымдагы елда республиканың суд приставлары хезмәте карамагында ЮХИДИ штрафлары белән бәйле 700 мең эш булган. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россиядә икенче урынны тота.

- Халыктан ЮХИДИ штрафларын түләтү өчен шактый катгый чаралар кулланабыз. Беренче чиратта, без бурычлы кешеләрнең шәхси хисапларын эзлибез. Хәзерге вакытта безнең карамакта тәмамланмаган 250 мең эш бар. Без аларның кем булуларын төгәл беләбез. Кемнеңдер банкларда шәхси хисаплары бар, кемдер пенсия ала, кемгәдер хезмәт хакы түләнә. Суд приставлары исә аларның хезмәт хакларын, пенсияләрен тотып кала, хисаптагы акчаларына арест сала, - дип белдерде Татарстанның суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов.

Шул ук вакытта суд приставлары тарафыннан 400 машина кулга алынган. Аларның 260ы штраф түләүгә "тотылган" инде. Чит илгә чыгуны тыюга килгәндә, андый "бәхеттән" 10 меңнән артык татарстанлы колак каккан.

ЮХИДИ ярдәм итә алмаячак

Тагын бер яңалык: 1 ноябрьдән ЮХИДИ штрафларын түләү тәртибе үзгәрә. Шуңа күрә Рифкать Миңнеханов машина хуҗаларын әлеге яңалыкка аеруча игътибарлы булырга чакыра.

- Кагыйдә буларак, үзгәрешләр штарфларын түләгән вакытта төрле хаталар җибәрүче затларга кагыла. Билгеле бер җитешсезлекләр нәтиҗәсендә, алар башкарган операция мәгълүматлар базасына урнаштырылмый: штрафлары түләнмәгән дигән билге тора. Моңа кадәр әлеге затлар үз проблемалары белән турыдан-туры безгә ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать итәләр иде. Мәсьәләне хәл итү өчен төрле белешмә һәм квитанцияләр күрсәтү дә җитә иде. 1 ноябрьдән исә ЮХИДИ идарәсенең бу тармактагы эшчәнлеге икенче планга күчә. Ягъни кеше дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы мәгълүмати система (ГИС ГМП) белән турыдан-туры эшли башлый, - дип аңлатты Рифкать Миңнеханов.

Шул рәвешле, 1 ноябрьдән башлап, дөрес түләнмәгән штрафлар белән бәйле проблеманы ЮХИДИ идарәсе хәл итә алмаячак. Шуңа күрә әлеге түләүләрне башкарганда халыкның бик тә игътибарлы булуы сорала.

- Без халыкка эре кредит компанияләренә, ягъни банкларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Шул ук вакытта Дәүләт хезмәтләре порталы, инфоматлар аша түләнгән штрафлар турында да тиешле мәгълүматны алып булачак. Ә менә башка төрле түләү терминаллары аша түләнгән штрафлардагы хаталарны ачыклавы катлаулы булачак, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.

Өстәвенә, 2016 елның 1 гыйнварыннан яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозган затлар үз штрафларын 20 көн эчендә түләргә өлгерсә, аларга 50 процент ташламалар каралачак.

ЮХИДИ штрафларын түләүнең ышанычлы ысулы:

1. Дәүләт хезмәтләре порталы аша штраф бармы-юкмы икәнлекне тикшереп торырга;

2. Штраф булуы ачыкланса, аларны дәүләт хезмәтләре порталы, инфомат яки башка ышанычлы банкларда гына түләргә;

3. Ике-өч көн дәвамында махсус базага кереп, штраф турындагы мәгълүматны күзәтергә;

4. Әгәр түләнгән штраф турындагы мәгълүмат махсус базада күренмәсә, әлеге банкларга мөрәҗәгать итәргә (ЮХИДИ идарәсенә түгел).


Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама