Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилярларны тәбриклибез!

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Хәсәншина Миңнебану Хиялетдин кызы (Күбәк) - 90 яшьлек, Җәләева Рәзинә Нурулла кызы (Ташлыяр), Нуретдинова Мөслимә Хәерзаман кызы (Иске Үрәзмәт) - 85 яшьлек, Ганиева Әлфия Миргаләү кызы (Мөслим), Габидуллина Нәҗибә Нурулла кызы (Катмыш), Дәүләтгәрәева Люия Сафа кызы (Ташъелга) - 80...

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Хәсәншина Миңнебану Хиялетдин кызы (Күбәк) - 90 яшьлек, Җәләева Рәзинә Нурулла кызы (Ташлыяр), Нуретдинова Мөслимә Хәерзаман кызы (Иске Үрәзмәт) - 85 яшьлек, Ганиева Әлфия Миргаләү кызы (Мөслим), Габидуллина Нәҗибә Нурулла кызы (Катмыш), Дәүләтгәрәева Люия Сафа кызы (Ташъелга) - 80 яшьлек, Родионова Зинаида Михайловна (Рус Шуган) - 75 яшьлек, Галиев Илгиз Кәшби улы (Мәлләтамак), Хлюпин Михаил Михайлович (Яңа Усы), Хәмәев Әхкыям Мөхәмәтгали улы (Торыш) 65 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз, имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, бәрәкәтле мул тормышта, хәерле озын гомер итәргә язсын. Һәр туар таң чиксез шатлыклар, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге китерсен. Көннәрегез тыныч, якты булсын. Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе. Илгиз Низамов, район ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X