24 декабрь 2016 яңалыклары
-
Шәһәр халкы Мөслимдә җитештерелгән продукцияне үз итә
Районыбызның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре көздән бирле Яр Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә теләп катнаша. 24 декабрь көнне шәһәрнең Автозавод районында үтәчәк бәйрәм ярминкәсенә бездән "Органик Групп" җәмгыятенең Мөслим элеваторы - бөртекле ашлык, Айнур Сәетгалиев - сөт, Ирек Хәмәдишин һәм Илназ Бәширов - каз, Илсур Шиһапов - ит, Флүр Шакиров кәбестә...
-
Безнең Черномор янәдән җиңүче
Декабрь башында Казанда ат чабышлары оештырылды. Анда Мәлләтамак авылыннан Минтаһир Сабировның Черноморы да катнашты. Черномор 5 яшьлек һәм аннан зуррак атлар арасында җиңүче булды.
-
Лицейның яшь армиячеләре
Мөслим лицеенда "Яшь армиячеләр" отряды эшли. Отряд составындагы егет-кызлар, "Юнармия" Бөтенроссия хәрби патриотик хәрәкәте слетында катнашып, үзләрен күрсәтергә дә өлгерде. Кичә "Яшь армиячеләр" һәм ФОРПОСТлылар балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә присяга кабул итте. Егет-кызлар туган илебезне яратырга, Ватанны сакларга, якларга әзер булуларын белдерде.
-
"Мөслимемә атлар кайта" (Ат спорты комплексы эшчәнлеге турында)
"Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле" - ди халык мәкале. Юкка гына әйтелмәгән әлеге сүзләр. Чөнки, тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, ничә ат көчле егәрле техникалар килеп кермәсен, ат "җене" кагылган кешеләребез бар әле. Ат җене нинди буладыр, анысын әйтә алмыйм, әмма, атта чабучы, ат арбасында утырып баручыларны күрсәм, минем күңелемдә...
-
Минниханов: Мы намерены задействовать все механизмы поддержки малого бизнеса, бросать людей не будем
Президент Татарстана Рустам Минниханов встретился с депутатами Госсовета - руководителями парламента, председателями депутатских фракций, объединений и профильных комитетов. Встреча в подобном формате состоялась впервые. Парламентарии подвели итоги работы в 2016 году и обсудили актуальные вопросы повестки дня, сообщает пресс-служба Госсовета РТ. Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с депутатами Государственного Совета...
-
Юбилярларны тәбриклибез!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Хәсәншина Миңнебану Хиялетдин кызы (Күбәк) - 90 яшьлек, Җәләева Рәзинә Нурулла кызы (Ташлыяр), Нуретдинова Мөслимә Хәерзаман кызы (Иске Үрәзмәт) - 85 яшьлек, Ганиева Әлфия Миргаләү кызы (Мөслим), Габидуллина Нәҗибә Нурулла кызы (Катмыш), Дәүләтгәрәева Люия Сафа кызы (Ташъелга) - 80...
-
Ярминкәгә килегез
Бүген Мөслимдәге "Dixis" кибете каршындагы мәйданда бәйрәм алды ярминкәсе була. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итәчәк. Кайнар чәй, коймак белән сыйлану мөмкинлеге дә булачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.