Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйләребез җылы, газ ягабыз (Район газ-эксплуатация начальнигы Рәшит Гарипов белән әңгәмә)

- Элек мичкә ягалар иде, хәзер өйләребездә газ ягабыз. - Әйтмә дә, рәхәттә яшибез. - Арба-арба утын кайтартып кискән вакытлар, әйтерсең, төш кенә булган.

Өлкәннәр шулай сөйләшә. Җирлегебездәге күпфатирлы йортлар индивидуаль җылыту системасына көйләнгән. Өйләр газ белән җылытыла. Газ приборларыннан файдаланганда бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, районның газ оешмасы вәкилләре шәхси һәм күпфатирлы йортларда, социаль объектларда профилактик рейдлар үткәрәләр, газ приборларына техник карау уздыралар. Районның газ-эксплуатация хезмәте начальнигы Рәшит Гарипов белән сөйләшәбез.

- Рәшит Миргалимович, газ кулланучы нәрсәләрне белергә бурычлы?

- Беренче чиратта, төзек булмаган газ приборларыннан файдаланмаска кирәк. Газ исе чыкса, электр приборларын кабызырга, шырпы-зажигалкалардан файдаланырга ярамый.

- Газ чыгуны кайберәүләр ачык ут белән дә тикшерә...

- Болай эшләү гомумән тыела. Газ чыгудан шикләнсәгез, шлангларны, резьбалы тоташтыру урыннарын сабынлы су белән генә тикшерегез. Сабын куыклары хасил булса, газ чыгара дигән сүз.

- Газ плитәсендә кайвакыт ялкын салмак, кайвакыт көчле була. Моның сәбәбен дә аңлатмассызмы?

- Горелкада ут тигез янарга тиеш. Кастрюльләр корымлану - төзексезлек билгесе.

Зәңгәр ягулык зур игътибар һәм саклык таләп итә. Газдан файдаланучы һәркем тиешле кагыйдә, таләпләрне төгәл үтәргә тиеш. Зәңгәр ягулык беренче ярдәмче, җылылык чыганагы гына булсын. Газ плитәсен караучысыз, кухняда балаларның үзләрен генә калдырмагыз. Плитә өстендә әйберләр киптермәгез, плитәне бүлмә җылыту өчен кулланмагыз, дип кисәтә белгечләр.

Без - абонентларның, газны кулланганда белергә һәм үтәргә тиешле кагыйдәләрдән тыш, нинди хокукларыбыз бар? Газ хезмәте, иң беренче чиратта, кулланучыларны газ ягулыгы белән өзеклексез тәэмин итәргә һәм ике як арасында төзелгән килешү нигезендә газ җиһазларының төзеклеген тикшереп торырга тиеш. Зәңгәр ягулык өчен бурычлары булганнарны, язмача кисәтү биреп, 20 көн узганнан соң, газдан өзәләр. Узган ел бурычлары җыелган 168 кеше вакытлыча газсыз калды.

- Күпләр газ хезмәте эшчеләрен, техник күзәтүне уздырмыйча гына түләү кәгазе китерә, дип зарлана.

- Газ җиһазларына техник тикшерү үткәрүчеләр күп очракта йортларга, фатирларга керә алмыйча, кире борылып кайта. Безнең хезмәткәрләрне өйләренә кертмәүчеләр дә бар. Ләкин хезмәт күрсәтелмичә, түләү кәгазе бирелми.

- Ул йортларга керә алмагач, аларның газ плитәләре төзек булу-булмавы ничек ачыклана соң?

- Бу очракта да, кисәтү кәгазе юллап, 20 көн узгач, техник тикшерү үтмәгән газ җиһазлары зәңгәр ягулыктан өзелгән булырга тиеш. Чөнки алар куркыныч тудыра. Кодлы йозак куелган подъездларга керү мәсьәләсе дә хезмәткәрләргә газ җиһазын тикшерүне кыенлаштыра.

Дөрес, техник тикшерү, карау узмаган газ җиһазларының нәрсә китереп чыгарасын берәү дә белми. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бу мәсьәлә бигрәк тә актуаль. Ник дигәндә, мондый йортларда безне бер-беребездән юка диварлар гына аерып тора. Берничә йөз кеше яшәгән шундый йортның аскы катында барлыкка килгән шартлауның нинди нәтиҗәгә китерүен уйлавы да куркыныч. Берничә подъезд, хәтта йорт тулысынча җимерелергә мөмкин. Төзек булмаган төтен юллары һәм вентиляция каналлары шулай ук тормыш өчен зур куркыныч чыганагы булып тора. Районның газ хезмәте төтен юлларын, морҗаларны, вентиляция каналларын тикшерергә һәм кирәк булган очракта чистартырга яки төзекләндерергә чакыра. Төтен юллары һәм вентиляция каналлары торышы буенча җаваплы оешманың телефоны: 2-53-91 Ваемсызлык зур бәлаләрнең башы булмасын иде. Үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеге - үз кулларыбызда.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X