Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа чәчү компаниясе башлана. Үзгәрешләр булачакмы

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында, авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү-бәяләү үтте. Министрлыкның Хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәк җитәкчесе Фәрит Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия техника һәм тагылма кораллар ремонты, чәчүлек материал, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш һәм башка критерийлар буенча хуҗалыкларның...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында, авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү-бәяләү үтте. Министрлыкның Хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәк җитәкчесе Фәрит Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия техника һәм тагылма кораллар ремонты, чәчүлек материал, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш һәм башка критерийлар буенча хуҗалыкларның мөһим компаниягә әзерлеген бәяләде. "Мөслимлеләр техника яңарту буенча күп эшләгәннәр. Бар хуҗалыкларда да кыр эшләрендә катнашачак агрегатлар, техникалар тезеп куелган. Бүген механизаторлар агрегатларны көйләү, комплектовать итү белән мәшгуль. Максат - язгы кыр эшләрен агротехник срокларда, сыйфатлы итеп башкару", - диде Фәрит Әхмәтов. Чыннан да районда авыл хуҗалыгы техникасын яңарту юнәлешендә күп эшләнде. "Намус" агрофирмасы гына да америкада эшләнгән 10 "Джон Дир" тракторы сатып алды. Техника яңарту өчен 350 млн сумлык финанс тотылды. "Туган як" агрофирмасы да техника яңарту буенча нәтиҗәле эшли. Алар "К-744" тракторы һәм компактор культиваторы алганнар. Агрофирма көнбагыш культурасы мәйданнарын киңәйтергә планлаштыра. Моның өчен дә яңа техника һәм механизмнар алынган хуҗалыкта. Биредә инде терлек азыгы әзерләү техникаларын ремонтлауны да төгәлләп киләләр. "Быел ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән белгечләрне, җитәкчеләрне укыту оештырылды. Чәчү структурасына да үзгәрешләр кертелде. Быел күп хуҗалыкларда пар җирләренә седераль культуралар чәчү күздә тотыла. Карабодай культурасын 800 гектарга күбрәк чәчәчәкбез. Соңгы елларда чәчү әйләнешендә мәйданы шактый кимегән борчак культурасын чәчү дә артачак. Быел "Авзалов" фермер хуҗалыгы башлап җибәрсә, киләсе елдан барлык хуҗалыклар диярлек борчак үстерә башлаячак. Хуҗалыкларда бөртекле культураларның элиталы сортларын үстерүгә йөз белән борылу көтелә. "Авазалов", "Исламов", "Нуретдинов", Әюпов" фермер хуҗалыклары, "Туган як" агрофирмасы, "Органик групп" җәмгыятенә караган хуҗалыклар бодай, арпа, арышның яңа сортларын үстерәчәкләр", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Туган як" агрофирмасына тиңнәр булмады. "Исламов" фермер хуҗалыгы икенче урынга лаек дип табылды. "Авзалов" һәм "Әюпов" крестьян-фермер хуҗалыклары язгы кыр эшләрен югары дәрәҗәдәге әзерлек белән каршылый, дип бәяләнде. "Органик групп" җәмгыяте составына керүче хуҗалыкларның быелгы кыр эшләренә былтыргыга караганда күпкә яхшырак әзерләнүләре ассызыкланды. "Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың", дигән әйтем бар. Димәк, авыл хуҗалыгында тармагында эшләүчеләр өчен җаваплы чор җитә. Игенчеләребез быелгы кыр эшләре кампаниясендә дә сынатмаслар, дип ышанабыз. Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев