8 апрель 2017 яңалыклары
-
Кышкы резинаны җәйгесенә кайчан алыштырырга
Экспертлар машина йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска киңәш итә. Моның берничә сәбәбе бар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, республика территориясендә яз озакка сузылачак, димәк, кар бүтән яумаячак дигән өмет юк. Бозлавыкта кыен хәлдә калмас өчен белгечләр кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска, бераз көтәргә куша. Бу -...
-
Бүген хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне
8 апрельдә хәрби комиссариат хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне яшүсмер егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүче чакырылыш комиссия әгъзалары турында да сөйләргә кирәк. Мөслим егетләре һәрдаим мактауларга лаек була. Хезмәт итү урыннарыннан әти-әниләре күпсанлы рәхмәт хатлары ала. Күптән түгел генә Мөслим делегациясе Мәскәу өлкәсендә урнашкан хәрби частьтә булып кайтты. Мөслимлеләр бу...
-
Лицей укучылары иң тату сыйныф серләре белән уртаклашты
7 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә узган "Иң тату сыйныф" республика конкурсының муниципаль турында лицейлылар җиңү яулады. Бәйге барышында жбри әгъзалары татулыкның сере нәрсәдә соравына җаваплар тыңлады. Лицей укучыларының уникаль татулык рецепты күпләрне таң каллырды. Алар фикеренчә, дуслык, татулык булсын өчен бер-береңнең фикеренә колак салып эшләргә, өлкәннәрнең киөәшләрен кире какмаска,...
-
Кеше кесәсеннән кошелек урлап качкан каракны тотканнар
6 апрель көнне үзәк хастаханәнең холында күзәтүчесез калган Х. ның сумкасыннан билгесез кеше кошелек урлый. Үткәрелгән оператив эзләнүләр һәм участок инспекторлары Вячеслав Ильясов, Илнур Мортазин, Алмас Камалетдиновларның оста эш итүләре нәтиҗәсендә карак тиз ачыклана. Урланган кошелек хуҗасына кире кайтарыла. Хөрмәтле райондашларыбыз кеше күп йөри торган урыннарда үзегезнең шәхси әйберләрегезне һәм...
-
Мөслимдә спортка гашыйк гаиләне билгеләделәр
Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Мөслим балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылды. Олысын да, кечесен дә бер спорт залына туплаган бу чарага "Әти, әни һәм мин - спортка гашыйк гаиоә" исеме бирелде. Мөслимлеләр гаиләләре белән спортчылар әзерләгән эстафеталарда катнашты. Җиңүчеләр генә түгел, барлык чарага килүчеләр бүләкләр алды.
-
Яңа чәчү компаниясе башлана. Үзгәрешләр булачакмы
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында, авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү-бәяләү үтте. Министрлыкның Хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәк җитәкчесе Фәрит Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия техника һәм тагылма кораллар ремонты, чәчүлек материал, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш һәм башка критерийлар буенча хуҗалыкларның...
-
Баланлылар Сәламәтлек көнен ничек билгеләп үткән
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Баланды авыл җирлеге мәктәбендә күңелле стартлар уены оештырылды. Мәктәп укучылары спорт ярышларын физик мөмкинлекләрен сынады, уңай энергия туплады.
-
Лицей укучылары - игелек үрнәге
Волонтерлык киң таралып килә. Мәктәпләрдә белем алучы урта сыйныф укучылары да өлкәннәргә ярдәм итү акцияләрендә катнаша, шефлык белән шөгыльләнә. Лицейның 6 сыйныф укучылары шушы көннәрдә өлкән яшьтәге райондашыбыз Әнвәрә Галимовага көндәлек эшләрендә ярдәм итте.
-
Мөслимдә гомуми өмә һәм зиратларны чистарту көннәрен билгеләделәр
ТР Министрлар Кабинетының 527-р санлы боерыгы нигезендә 1 апрельдән 31 майга кадәр республикада территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Әлеге чарага кушылу максатында, район Башкарма комитетының 24 санлы боерыгы кабул ителде. Аның нигезендә районда оператив штаб төзелде һәм үткәрелүче чаралар планы расланды. Ике ай дәвамында җирлегебездә чистарту, төзекләндерү, агач утырту...
-
Мөслим гимназиясе чемоданнарга тарихи экспонатлар туплый
Укыту, тәрбия бирү системасы соңгы елларда үзенчәлекле алымнар файдалану белән аерылып тора. Шулай да үсеп килүче буынны тарихи кыйммәтләрне хөрмәт итүгә өйрәтү алгы планда кала бирә. Шуны күздә тотып, Мөслим гимназиясендә музей булдыру эшенә тотынганнар. Һәр сыйныф чемоданда музей туплый башлаган. Кемдер совет чоры уенчыклары, кемдер бопынгы уку әсбаплары җыя....
-
Кабак ашагыз. Файдалы!
Язын бакчада үсеп утыручы яшелчә, җиләк-җимеш булмаса да, кабак көздән бирле берүзгәрешсез саклана торган ризык. Игътибарыгызга кабакны тиз һәм файдалы итеп әзерләү рецептын тәкъдим итәбез. Саламлап туралган башлы суганны, зәйтүн мае салынган табада җиңелчә генә кыздырып алыгыз. Шуңа саламлап туралган кишер өстәп, яңадан 2-3 минут кыздырыгыз. Аннары вак шакмаклап туралган...
-
Туган якны өйрәнү музее мөслимлеләрне яңа күргәзмә заллары белән танышырга чакыра
Туган якны өйрәнү музеена килүчеләр саны артканнан арта бара. Районыбыз кунакларыннан кала мөслимлеләр дә җирлегебез тарихы белән кызыксына. Музей хезмәткәрләре дә кунакларны яңа күргәзмә заллары, эксклюзив материаллар, районның үткәнен һәм бүгенгесен тасвирлаучы заллар әзерли. Музейның эш сәгатьләрен исегезгә төшерәбез: дүшәмбе - җомга көннәрендә 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә, якшәмбе 9.00...
-
Мөслимлеләрне "ТНВ-Планета" каналында күрсәтәләр
Алдан вәгъдә ителгәнчә, "ТНВ-Планета" каналының "Татарлар" тапшыруының иҗат бригадасы Мөслим турында видеоматериаллар туплаган иде. Районыбызның танылган шәхесләре турында тапшырулар циклы инде башланды. 2 апрель көнне "ТНВ-Планета" каналы Баланлы авылында яшәүче сынчы, рәссам Илисәй Имамов турында тапшыру күрсәтте. Якташыбызның үзенчәлекле шөгыле генә түгел, Имамовлар гаиләсе турындагы видеоязма да телевизор караучыларны таң...
-
Аграр көллияттә ремонт башланды
Бүген районның күп кенә мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт бара. Мәктәп, балалар бакчалары, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән кала, Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы да яңа уку елын төзекләндерелгән хәлдә каршы алачак. Республика Президенты тарафыннан район җитәкчелеге тырышлыгы белән зур күләмдә финанс средстволары бүлеп биреләчәк. Бүген ремонт тулы көченә бара. Эшчеләр бригадасы...