Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Васыйл Шәйхразиев Мөслимдә төзеләчәк спорткомплекска беренче ташны салды

Кичә районыбызга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев килде. Ул эш визитын Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе белән танышудан башлады. Мәктәп коллективы белән очрашканнан соң, кунагыбыз "Аргамак" ат спорты комплексына килде. Биредә төзеләчәк биналар урынын карады. Кунаклар шулай ук районыбыз өчен уникаль вакыйга булган чарада катнаштылар. Бу көнне ТР...

Кичә районыбызга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев килде. Ул эш визитын Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе белән танышудан башлады. Мәктәп коллективы белән очрашканнан соң, кунагыбыз "Аргамак" ат спорты комплексына килде. Биредә төзеләчәк биналар урынын карады. Кунаклар шулай ук районыбыз өчен уникаль вакыйга булган чарада катнаштылар. Бу көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзеләчәк яңа спорткомплексның беренче ташы салынды. Яңа бина төзеләчәк урында район яшьләре һәм спорт сөючеләр җыелган иде. Васыйл Шәйхразиев очрашуда катнашучыларны сәламләп: "Мөслим көннән-көн матурая. Әлеге спорт объекты мөслимлеләргә озак еллар хезмәт итсен һәм спорт өлкәсендә яңадан-яңа уңышларга ирешергә ярдәм итсен", - диде. Район башлыгы Рамил Муллин: "Спорт комплексын алты ай эчендә сафка бастырырга ниятлибез. Бу бинага яшьләребез генә түгел, өлкәннәребез дә теләп йөрерләр, Мөслимебез спорт өлкәсендә иң югары биеклеккә менеп җитәр дигән теләктә калабыз", - дип, үз теләкләрен җиткерде. Кунакларыбыз район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге белән дә таныштылар. Бу көнне район мәдәният йортында өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XV сессиясе узды. Сессия эшендә ТР премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, ТР Президенты аппаратының, министрлыкларның һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Сессиянең көн тәртибендә "ТР Мөслим муниципаль районының 2016 елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгак һәм 2017 елга куелган бурычлар турында"гы мәсьәлә каралды. Ахырдан Васыйл Шәйхразиев бертөркем райондашыбызга республика бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев