15 февраль 2017 яңалыклары
-
Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары әфганчылар белән очрашты
Февраль - хәрби-патриотик чараларга бай ай. 14 февраль көнне Түбән Табын сәламәтлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә дә солдат чыныгуы алган ир-егетләр белән очрашу үтте.
-
Мөслимдә төзелә башлаган спорткомплекста 7 юнәлеш буенча шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылачак
"Яшьлек"спорткомплексы территориясендә универсаль спорт залы төзелә башлады. Әлеге объектны төзү өчен раеспублика бюджетыннан 200 млн.сум акча бүленеп бирелде.
-
Мөслим егете Артем Пискунов Муса Җәлил исемендәге премиягә ия булды
Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясенең 2017 елдагы ияләре ачыкланды. Икенче этапка үткән унбер кандидатның дүртесе хәлиткеч тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүче дип игълан ителде.
-
Мөслимдә Әфган сугышы геройларын искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Моннан 28 ел элек 15 февраль көнне соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Әлеге дата уңаеннан ел саен Мөслимдәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында митинг уза.
-
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары тагын бер бәйгедән җиңү белән кайтты
Лениногорск шәһәренең "Ландыш" сәламәтләндерү лагере базасында "Сандугач сай- рар илем" дип исемләнгән XX балалар иҗаты фестиваленең финал туры үтте. Биредә "Рәсем иҗаты" һәм "Театр сәнгате" номинацияләрендә җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы да узды. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Инзилә Вәлиева һәм Адилә Ханнанова дипломантлар булды, Рената Борһанова исә конкурста катнашучы дипло-...
-
Райондашыбыз Фәнис Абдуллин "Ел ир-егете" исеменә лаек булды
Алабуга шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры булып узды. "Ел ир-егете" номинациясендә райондашыбыз Фәнис Абдуллин (фотода уртада) җиңүче дип табыл- ды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Мөслимдә бертөрле казылык ашаган 20 кешене котыру авыруына тикшергәннәр
Карантин булган зонада сугым суелу сәбәпле, әлеге иттән ясалган казылыкны ашап, котыру авыру барлыгына шикләнеп килгән 20 райондашыбызга котыру авыруыннан вакцина ясалды. Игенче авылындагы хуҗалыкка котырган төлке керү сәбәпле, ат авырый башлый. Бүгенге көндә хуҗалыктагы 34 атка вакцина ясалган. "Кешеләрнең тизарада хастаханәгә мөрәҗәгать итүләре дөрес. Анализлары билгеле булып, авыру дәлилләнмәсә...
-
Сатып алучыларның сорауларына интернет аша җавап бирәләр
Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең консультация бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәрендә һәм Актаныш рай- онында 2 февральдән 20 февральгә кадәр Интернет челтәреннән сатып алучыларның хокукларын саклау буенча "кайнар линия" оештыра. Консультацияне атнаның һәр көнендә 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин, 12.00дән 13.00 сәгатькә кадәр - төшке ял. Мөрәҗәгать...
-
Коррекция мәктәбендә Корбан ашы үткәрелде
Тойгелде коррекция мәктәбенең Түбән Табын авылында урнашкан мәктәп бинасына күчүе турында бар кеше дә хәбардар. Соңгы ике ел дәвамында, республика программасы нигезендә биредә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды.
-
Васыйл Шәйхразиев Мөслимдә төзеләчәк спорткомплекска беренче ташны салды
Кичә районыбызга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев килде. Ул эш визитын Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе белән танышудан башлады. Мәктәп коллективы белән очрашканнан соң, кунагыбыз "Аргамак" ат спорты комплексына килде. Биредә төзеләчәк биналар урынын карады. Кунаклар шулай ук районыбыз өчен уникаль вакыйга булган чарада катнаштылар. Бу көнне ТР...