Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Вакытында китермәсәләр

Интернет-кибетләрнең берсендә диван сатып алдым. Аны китерү өчен банк картасы белән тулысынча түләдем. Ләкин билгеләнгән көнне диванны китерүче булмады. Күп тапкырлар шалтыратканнан соң, диванны бер айга соңга калып алып килделәр. Аны кабул иткәндә диванның төсе туры килмәвен һәм сыйфатсыз тегелүен күрдем. Бу очракта товарны кире кайтарып, кибетне җәзага тартырга мөмкинме?

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә:
– Әйе, сез товарны кире кайтара аласыз. Бу очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ законының 18 маддәсенә таянабыз. РФнең “Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләрен раслау турында”гы 612 санлы карарга да игътибар итәргә кирәк. Анда билгеләнгәнчә, товарның санына, ассортиментына, сыйфатына һәм комплектлылыгына кагылышлы килешү шартларын бозган очракта, кулланучы товарны алганнан соң, 20 көннән дә соңга калмыйча, сатучыга бу хакта хәбәр итә ала. 
Кулланучы кимчелекләре булган товарны сатучы хисабына кире кайтарырга тиеш. Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә килгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Товар техник яктан катлаулы яки кыйммәтле булган очракта сатып алучы товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итә ала. Шундый ук маркалы товарга яки башка товарга алыштыруны да сорарга мөмкин. Сатып алучы товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны да таләп итә ала. 
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 18 маддәсе нигезендә, алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозган өчен, кулланучы сатучыдан алдан түләнгән сумманың 0,5 проценты күләмендә акчаны кайтарырга да хокуклы.

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев