Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган ялларда Мөслимдә ике янгын булган

Ел башыннан җирлегебездә 5 янгын очрагы теркәлде. Соңгы икесе узган ял көннәрендә булды. 21 гыйнвар көнне Мөслимдә Комсомол урамында шәхси йортның ишегалдындагы гаражында ут чыга.

Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан янгын йөртның верандасына да үрелә. Янгын сүндерү хезмәткәрләренең вакытында килеп җитүе йортны да, гаражны да янгыннан саклап калырга ярдәм итә. 22 гыйнварда янгын Сал.Мухан авылының Кооператив урамында булды. Мунча миче кызып, ялкын телләре бинаны чолгап ала. Бу очракта да 01 хезмәте җитезлек күрсәтеп, мунчаны саклап кала. "Кышкы салкыннарда янгын очраклары ешайды. Алдагы ел белән чагыштырган саннар да моны раслый. Халык уяу булсын, саклык белән эш итсен иде", - ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек бүлеге инспекторы Ренат Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев