Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Уңыш-2015" операциясе. Эшчәнлек нәтиҗәсе бармы?

Басу-кырларда урып-җыю эшләре дәвам итә. Үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу - көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Урак чорында икмәккә һәм башка төр байлыкларга кул сузучылар да табыла. Республика буенча барган "Уңыш - 2015" операциясе урлашуларга киртә була аламы? Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өченТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы...

- Ринат Яссирович, җирлегебездә әлеге профилактик чараның барышы белән таныштырып үтсәгез иде. Аның кысаларында ниләр эшләнә?

- 25 июльдән игълан ителгән "Уңыш-2015" операциясе барышында полиция хезмәткәрләре хуҗалыкларда, агрофирмаларда авыл хуҗалыгы продукциясенең, терлек азыгының, ягулык-майлау материалларының, запас частьләрнең сакланышын тәэмин итү максатында, комплекслы тикшерү үткәрәләр. Шулай ук бөртекле культураларны, фураж, терлек азыгын, авыл хуҗалыгы продукциясен законсыз рәвештә республикадан читкә чыгаруга юл куймау максатында, йөк ташучы автомобильләргә контроль көчәйде, урлашу фактларын ачыклау, бу хәлне булдырмау өчен максатчан оператив профилактик чаралар үткәрелә.

- Карак үзе артыннан, гадәттә, эз калдырмый бит. "Уңыш-2015" операциясен уздыру урлашу очракларын ачыкларга ярдәм иттеме?

- Әйе, кайберәүләр акча эшләүнең җиңел юлы дип, урлашу юлына баса. Шунысы кызганыч, караклык кәсебенә күбрәк яшьләр тартыла. Операция барышында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шактый гына беркетмәләр төзелде. Районыбыз хуҗалыкларыннан рөхсәтсез салам алып чыгып китү буенча ике очрак теркәлеп, бүгенге көндә әлеге эшләр мировой судка тапшырылды. Тат. Бүләр авылындагы ике бертуганның "Урожай" агрофирмасының "Уңыш" бүлекчәсе басуыннан ике төргәк печән урлавы да ачыкланды. Аларга карата җинаять эше кузгатылды.

- Караклар, гадәттә, үзләре үк хезмәт куйган хуҗалыклардан әйбер урлый. Монда каравылчының уяу булмавы, кешеләрнең бер-берсенә артык ышануы да сәбәп булып торадыр?

- Гадәттә, карак кулга төшерәсе әйберне алдан барлап куя. Алдагы очракларда да шулай булган. Тәртип бозып, берничә мәртәбә полиция журналында теркәлүчеләр дә сабак алырга ашыкмый, дияр идем. 6 август көнне төштән соң, бер райондашыбыз "Туган як" агрофирмасының "Табын" бүлекчәсеннән "Аcros-530" ашлык комбайны ургычының пычагын урлый. Агрофирмага 25 мең сум күләмендә зыян килә. Оператив тикшерү барышында кайнар эзләр буенча карак тоткарланды һәм аңа карата җинаять эше кузгатылды. Шушы ук агрофирмада тагын бер караклык очрагы ачыкланды. Биредә хезмәт куючы ике райондашыбыз, эш урыныннан файдаланып, комбайннан 50 литр дизель ягулыгы салдырып ала. Караклар әлеге гамәлләре өчен җавап тотачак. Урлашу фактлары хакында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның 02, 2-42-02 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

Әңгәмәдәш - Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама