Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар көненә багышлап яшүсмерләр волейбол уйнады

Укытучылар көненә багышлап, 1 октябрь көнне Мөслим урта мәктәбенең спорт залында волейбол буенча ярышлар оештырылды. Ярышларда 2000 нче елгы һәм аннан да яшьрәк үсмерләр чыгыш ясады.

Үзара алты команда көч сынашып, иң көчле дип, спорт мәктәбе командасы танылды. 2 урынны спорт мәктәбенең филиалы булган Яңа Усы мәктәбе яулады, 3 урынга Рус.Шуган мәктәбе командасы лаек булды. Шулай ук ярыш азагында төрле номинацияләрдә иң яхшы уенчылар билгеләнде. Алар арасында спорт мәктәбеннән Айдар Шәрифуллин,Айрат Әсәдуллин, Михайловкадан Адель Садыйков, Рус.Шуганнан Артем Кузнецов, Яңа Усыдан Радик Шәмсөмәхәммәтов бар иде. Ярышны оештыручы - спорт мәктәбе тренеры Илназ Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев