2 октябрь 2015 яңалыклары
-
5-9 октябрьләрдә Үрәзмәттә ут булмаячак
5 октябрь көнне 9-11 сәгатьләрдә Югары Табын, 10-12 сәгать аралыгында Тугаш авылының Вахитов урамында, 13-15 сәгатьләрдә Түбән табын аыллырында ут булмаячак.
-
"Ләйсән" балалар бакчасы да өлкәннәрне хөрмәтләде
"Ләйсән" балалар бакчасы коллективы өлкәннәр көне уңаеннан 2 октябрь көнне үз гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган хезмәттәшләрен хөрмәтләделәр.
-
Укытучылар көненә багышлап яшүсмерләр волейбол уйнады
Укытучылар көненә багышлап, 1 октябрь көнне Мөслим урта мәктәбенең спорт залында волейбол буенча ярышлар оештырылды. Ярышларда 2000 нче елгы һәм аннан да яшьрәк үсмерләр чыгыш ясады.
-
Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган зур чара оештырылды
Бүген Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан зур тамаша узды. Төрле авыл җирлекләрендә хезмәт куйган, лаеклы ялга чыккач оешмалары юкка чыккан райондашларыбыз район үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы карады. Район башлыгы Рамил Муллин тантана ачып җибәреп, өлкән яшьтәге мөслимлеләргә куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
-
Бу чакырылышта егетләр нигездә Мәскәү өлкәсенә җибәреләчәк
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Бу көннәрдә армиягә бару яше җиткән егетләр медицина тикшерүен узды. Бу чакырылышта мөслимлеләр нигездә Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад бистәсендә урнашкан хәрби частькә озатылачак.
-
Лицейлылар арасында уникаль музыкантлар бар?!
2 октябрь көнне лицей мәктәбе укучылары 1-4 сыйныф укучылары өчен " Музыка көне" дип исемләнгән концерт әзерләделәр. Башлангыч сыйныф укучылары алдында өлкән сыйныфта укучылар курайда, баянда уйнап күрсәттеләр. Шулай ук музыкага кагылышлы уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.
-
Ункөнлек кысаларында укучылар әби-бабайларын ачык дәрескә чакырды
Районыбызда өлкәннәр декадасы башланып китте. Күп кенә оешма-предприятияләр үзләренең ветереннарын, лаеклы ялда булган хезмәттәшләрен хөрмәтлиләр.
-
Поздравления 30.09.2015
-
МТВ 30.09.2015
-
Өлкәннәр "Пушкин" скверында күңел ачты
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан "Пушкин" скверында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе белән берлектә концерт программасы әзерләделәр. Тамашага якын тирә, күпкатлы йортларда яшәүче әби-бабайлар килгән иде.