Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Табын җирлегендә төзелеп килүче мәчеткә манара куелды (ФОТО+ВИДЕО)

Шөкер, соңгы елларда авылларыбызда бер-бер артлы Аллаһ йортлары сафка баса. Түбән Табын авыл җирлегендә дә өченче мәчет төзелеп бетеп килә. Моннан ике ел элек нигез ташы салынган мәчеткә бүген манара да куелды. Әлеге тарихи мизгелләрне күрү өчен авылның олысы да, кечесе дә күп килгән иде.

Мөслимдәге Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов бәйрәмне Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Авыл халкы Аллаһ йортын төзетүдә башлап йөрүче һәм иганәчелек итүче Илгиз Зиннуровка, төзүчеләргә, хезмәте белән һәм матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Мәчетне быел файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Түбән Табын җирлегендә төзелеп килүче мәчеткә манара куелды (ФОТО+ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев