3 март 2017 яңалыклары
-
"Әнием бар шул минем" фотоконкурсы катнашучысы - Чулпан Хаҗиева
"Бу фотода кадерле әниебез - Шуганка авылында яшәүче Хаҗиева Чулпан Хәбип кызы. Без, апам белән, әти-әниебез исән сау булганга бик бәхетле. Сердәшебез, киңәшчебез булган әниебез белән чиксез горурланабыз!
-
МТВ 3.03.2017
-
Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк һәм Интехбанк лицензияләре алынуга ашыгыч киңәшмә үткәрде
Банкларның кризис вазгыятен булдырган кешеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөһимлеге билгеләп үтелгән, дип яза «Татар-информ».
-
Хезмәт хакын вакытында түләмәгән Мөслимдәге бер җитәкчегә прокуратура штраф салды
Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Органик-Групп "Ык" җәмгыятендә хезмәт турындагы законнарның үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланганча, оешмада хезмәт турындагы законнар тупас бозылган, бу эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түләмәүдә чагыла, дип хәбәр итә район прокуратурасы.
-
Түбән Табын җирлегендә төзелеп килүче мәчеткә манара куелды (ФОТО+ВИДЕО)
Шөкер, соңгы елларда авылларыбызда бер-бер артлы Аллаһ йортлары сафка баса. Түбән Табын авыл җирлегендә дә өченче мәчет төзелеп бетеп килә. Моннан ике ел элек нигез ташы салынган мәчеткә бүген манара да куелды. Әлеге тарихи мизгелләрне күрү өчен авылның олысы да, кечесе дә күп килгән иде.
-
«ТФБ-Финанс» җинаять эше: барлык гаепләнүчеләр дә апрельгә кадәр сак астында булачак
Татарстан Республикасы Югары Суды «ИК "ТФБ Финанс" кертемчеләренең 90 миллион сум акчасын урлауда гаепләнүченең гаризасын тикшерде, дип яза "Татар-информ".
-
Мөслимлеләргә турист булу өчен чит ил паспорты кирәк түгел
Мәктәп укучылары Яңа Усыда узган чадгы туризмы ярышларыннан соң шушындый нәтиҗәгә килде. Гомумән, райондагы һәр мәктәптә туризм белән шөгыльләнүчеләр шактый. Бу төр аеруча Олы Чакмак, Әмәкәй, Яңа Усы мәктәпләрендә популяр, диләр ярышны оештырган Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре.
-
"Әнием бар шул минем" фотоконкурсы катнашучысы - Динара Ногманова
Игълан иткәнебезчә, Матбугат үзәге 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Әнием бар шул минем" дигән фотоконкурс башлап җибәрде. Беренче конкурсантларыбыз белән таныштырабыз. Ул Мөслимдә яшәүче Динара Ногманова. Динара бүген ике акыллы, чибәр ир-егетнең әнисе. Әмир һәм Ибраһим әниләренең җылы куенына сыенып төшкән.
-
Ике Казан кешесе мошенникларга 13 мең акча биргән
Женщины сообщили аферистам данные своих банковских карт, пишет «Татар-информ». В Казани две местные жительницы отдали мошенникам 13 тысяч рублей, сообщает пресс-служба УМВД России по Казани. 1 марта 62-летняя жительница Приволжского района сообщила полицейским, что она стала жертвой аферистов. По словам потерпевшей, ей позвонил неизвестный мужчина и под предлогом помощи в...
-
90 яшьлек Халитҗан абый район җитәкчелеге котлауларын кабул итте
Бүген Мөслим авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Халитҗан Шакировка 90 яшь тулды. Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы Рамил Муллин, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов һәм район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов килделәр. Рамил Муллин, юбилярны олуг юбилее белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын...
-
Беренче бала тугач бер тапкыр түләнә торган акча күләмен арттыру ниятләнә
Әлеге тәкъдимне Федерация Советы киләсе түгәрәк өстәлдә тикшерәчәк, дип яза "Татар-информ". Россиядә беренче бала тугач бер тапкыр бирелә торган акча күләме артырга мөмкин, дип хәбәр итә "Известия". Әлеге тәкъдимне якындагы вакытта узачак демография мәсьәләләре буенча Федерция Советы түгәрәк өстәлендә караячаклар. Бу хакта RT чыганагына биргән интервьюсында Федерация Советының социаль сәясәт...
-
Мөслимнең оста чаңгычылары -Яр Чаллыда, өйрәнчекләр - Яңа Усыда
2-5 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә чаңгы туризмы буенча республика ярышлара бара. Анда Мөслим районының мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Экстрим" туристлык түгәрәге командасы да катнаша. Соңгы 10 ел эчендә Мөслим районы беренче тапкыр мондый төрдәге чарага китте. Шушы көннәрдә туризм атналыгы кысаларында муниципаль ярышлар башлана. Кышкы спорт туризмы уеннарына мәгариф...
-
Рөстәм Гыйльфанов Татарстанның атказанган артисты исемен алды
Кичә, 2 март көнне якташыбыз - Тойгелде авылы егете Рөстәм Гыйльфанов зур дәүләт бүләгенә лаек булды. Бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итүче Р. Гыйльфанов Татарстанның атказанган артисты исемен алды. Афәрин, Рөстәм!