Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. "Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, - диде журналистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде,...

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. "Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, - диде журналистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде, берникадәр тәҗрибә бар. Әгәр укытучы БДИ буенча, ким дигәндә, 40-50 балл җыя алмый икән, ул укучыны ничек әзерли ала?" Э.Фәттахов билгеләп узганча, Татарстанда 550 база мәктәп бар, аларда республика укучыларының 85-90 проценты белем ала."База мәктәпләр һәр районда булырга тиеш. Алар мәгариф үзәкләре, анда 80-100 бала укый, параллель класслар, матди-техник база бар, иң мөһиме - сыйфатлы белем гарантияләргә тиешле укытучылар", - диде министр. Э.Фәттахов аңлатма биргәнчә, мәгариф идарәсе башлыкларын Бердәм дәүләт имтиханнарын объектив үткәрергә чакырган, алынган мәгълүмат аларга укытучыларны әзерләү дәрәҗәсен дөрес билгеләргә ярдәм итәчәк. "Мәгариф идарәләре башлыкларына һәм директорларга укытучыларның предметны ни дәрәҗәдә белүен билгеләргә кирәк", - дип ассызыклады Э.Фәттахов. Аның сүзләренә караганда, төп бурыч - белем бирү сыйфатын һәм республикада урта белем дәрәҗәсен күтәрү. Э.Фәттахов шулай ук педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүнең мөһим булуын ассызыклады. "Координацион совет оештырылды, КФУ белән бергә республикада педагогик кадрлар әзерләү алымын үзгәртергә телибез. Быел беренче тапкыр бу юнәлеш буенча максатчан төркем җыйдык", - дип сөйләде министр. Узган уку елында югары квалификация категориясе өчен аттестация үткәрелде, бары тик 40 процент педагог кына уңышлы узды, дип искәртте ул. Быел югары һәм беренче категориягә дәгъва итүчеләр арасында да шундый аттестация үткәрү планлаштырыла.

Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, алар барлык предметлар буенча Россиянең уртача күрсәткечләреннән югары һәм Татарстан Россия субъектлары арасында лидерлар бишлеген били, дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев