Реклама
30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак
Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. "Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, - диде журналистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде,...
-
Һава торышы
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, әбиләр чуагына хас булган аномаль эссе һава озакламый төгәлләнәчәк. Синоптиклар фаразы буенча 30 сентябрьдән алып республикада көннәр суыта башлаячак.
-
Югары Табын авылында ут сүнеп торачак
1 нче октябрь көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, сәгать 8дән 10 га кадәр Мәлләтамак авылының Кооперативная урамының түбән оч дип аталган өлешендә ут булмаячак. Шулай ук сәгать уннар тирәсендә Түбән Табын, Югары Табын, Тугаш, Тамьян һәм Креп Краснояр авылларында кыска вакытка ут сүнеп торачак, дип хәбәр иттеләр район электр...
-
Лилиана - районыбызның 100 баласы!
Мөслим ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде - Кадырова Лилиана Айрат кызы! Ихлас күңелдән Айрат һәм Ләйсәнне аларның беренче балалары белән котлыйбыз!
-
Тат. Бүләр авылы балалары кызыклы уен үткәрделәр
Тат.Бүләр авылы китапханәсе балалар белән "Сөмбелә" бәйрәме үткәрде. Чарада 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалар катнашты. Бәйрәм театральләшкән тамаша, кызыклы конкурслар һәм уеннар белән бергә үрелеп барды. Соңыннан балалар алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.
-
Музей яңа экспонатлар белән тулыландырыла
Музей райондашларыбызда зур кызыксыну уятты. Аны баетуга, һәркем үз өлеш кертергә омтыла. Мәлләтамак авылыннан Наил әфәнде Фәрхетдинов үз куллары белән агачтан ясалган шакылдавык тапшырды. Шулай ук Мөслимдә яшәүче Әхмәтҗанова Роза апа, музейга үзенең кадерле истәлеге, әнисеннән калган Арча читеген бүләк итте. 23 сентябрь көнне Мөслим авыл җирлеге башлыгы Шаймөхәммәтов Марат...
-
Мәдәният хезмәткәрләренең семинары узды
28 сентябрь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең зона семинары узды.