Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстаннан иллегә якын кеше «Россия лидерлары 2020 " конкурсы финалына чыгу өчен көрәшәчәк»

Түбән Новгород шәһәрендә идарәчеләрнең ачык конкурсының ярымфиналы узачак, ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.

Татарстан «Россия лидерлары 2020 " конкурсы ярымфиналистлары саны буенча Идел буеның 5 төбәге арасына керде. Түбән Новгородта узачак ярымфинал ярышларында республикадан 49 кеше катнаша. Бу хакта конкурсның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ярымфиналга чакыруны дистанцион тестлаштыру этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 335 катнашучы алды: Түбән Новгород өлкәсеннән – 48, Самара өлкәсеннән – 41, Башкортстаннан – 50, Татарстаннан – 49", – дип билгеләп үтә оештыручылар.

31 гыйнвар көннеТүбән Новгород шәһәрендә кабат компьютер тесты уза, анда катнашучылар онлайн-этап нәтиҗәләрен расларга тиеш булачак. Әгәр конкурсант кабат компьютер тестын уза алмаса, ул алдагы сынауларына кертелмәячәк.

Ярымфиналның төп ике көнендә, 1 һәм 2 февральдә, конкурсантларга үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәтергә һәм финалга чыгу өчен чираттагы бәяләү чараларында көрәшергә туры киләчәк. Программада мастер-класслар һәм төрле аналитик эшлекле уеннар планлаштырылган. 2 февраль көнне Идел буе федераль округыннан нәтиҗәләр ясала һәм финалистлар билгеләнәчәк.

 «Россия лидерлары» конкурсы РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан үткәрелә. Конкурсның максаты-лидерлык сыйфатларына һәм идарә итү компетенцияләренә ия булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. 2020 елда конкурска Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 68 иленнән 233,8 меңнән артык гариза килгән.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев