Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер бала башына түбәдән кар төшкән

Әлмәт районы телевидениесенең рәсми сайтында барлыкка килде әлеге хәбәр. Бүген иртә белән икекатлы йорт тирәсендә бер бала башына кар ишелеп төшкән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре тиз арада баланы хастаханәгә алып киткән. Әлеге күңелсез хәлне китереп чыгарган фактлар ачыклана.

Шунысын да искәртеп узыйк, мондый хәл минем белән булмас, дип һич тә уйларга ярамый. Һава температурасы кинәт җылыту нәтиҗәсендә бина түбәләрендәге кар ишелә башлады. Фаҗигале хәлләр булмасын өчен районда күләмле эш алып барыла. һәр оешма-предприятие җитәкчеләренә кар ишелү куркыныч булган бина кырларын махсус лента белән урап алу бурычы куелды. Җаваплы хезмәт вәкилләре махсус техника белән түбәләрдәге карну чистарту белән мәшгуль. Кече яшьтәге балалар аеруча да куркыныч астында. Шуңа күрә дә ата-аналар балаларга бу мәсьәләдә аңлатып, өйрәтеп чыгарсын иде. Махсус лента белән уратып алынган территорияләргә керергә ярамый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев