22 февраль 2017 яңалыклары
-
Ялларда безне нинди һава торышы көтә?
23 февраль -2, +1, болытлы, кар, җил - көньяктан. 24 февраль -1, +1, болытлы, кар, җил - көньяк-көнчыгыштан. 25 февраль -1, +3, болытлы, урыны белән яңгыр, җил - көньяк-көнбатыштан. 26 февраль +2, +5, болытлы, яңгыр, җил - көньяк-көнбатыштан.
-
Поздравления 22.02.2017
-
МТВ 22.02.2017
-
Бер бала башына түбәдән кар төшкән
Әлмәт районы телевидениесенең рәсми сайтында барлыкка килде әлеге хәбәр. Бүген иртә белән икекатлы йорт тирәсендә бер бала башына кар ишелеп төшкән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре тиз арада баланы хастаханәгә алып киткән. Әлеге күңелсез хәлне китереп чыгарган фактлар ачыклана.
-
Мөслимгә тагын буран килә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә.
-
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы катнашучысы - Айнур Садриев
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы да Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районында урнашкан хәрби частьтә хезмәт итә. Айнур Садриев армия сафларына 2016 елның 11 ноябрендә алынган. Әти-әниләре, туганнары, дуслары Айнурның кайтасы көнен зур түземсезлек белән көтә.
-
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы катнашучысы - Рүзил Зиатдинов
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Мөслим матбугат үзәге 24 февральгә кадәр сездән бүгенге көндә армиядә булган райондашларыбызның фотоларын кабул итә. ФОТОКОНКУРС шартлары турында тулы мәгълүмат: http://www.muslumirc.ru/ru/the-news/item/8050-konkurs-soldatta-bulgan-dil%D3%99r.html.
-
Клиентам банков, приостановивших операционную деятельность, окажут правовую поддержку
При ТПП РТ начинает работу консультационная группа по правовой поддержке клиентов банков.
-
"Татнефть" бәйрәм көненә 6% ташлама ясый
23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Татнефть" ягулык станциясенда бензинга 6 процент ташлама ясала. Искәртәбез, ташлама бензинга гына кагыла.
-
Тойгелдедә Авыл көне узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
"Тойгелде авыл җирлеге территориясе үсешенә" багышланган семинарның әлеге җирлектә узуы юкка гына түгел. Чөнки, бүген әлеге җирлектә 16 эшмәкәр исәпләнә, "Әюпов", "Нуретдинов" крестьян ә фермер хуталыклары эшләп килә. Семинар эшендә катнашучы авыл җирлеге башлыклары иң элек, кошчылык тармагы буенча эшләүче Линиза Ситдикованың җитештерү цехында булдылар, цехның эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Мөслимдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында җыр һәм строй смотры узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Г.Тукай мәктәбендә "Аты-баты" исеме астында район җыр һәм строй смотры узды. Анда районның "Кояшкай", "Күбәләк", "Карлыгач", "Ләйсән", "Миләшкәй" балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар хәрби киемнәрдә чыгыш ясады.
-
ПАО «АК БАРС» уведомил Банк России о проводимых в отношении него информационных атаках
По данным Центра мониторинга и реагирования на компьютерные атаки в кредитно-финансовой сфере (ФинЦЕРТ) информационные атаки в отношении кредитной организации имеют нарастающий характер и Банк России внимательно следит за развитием ситуации. В связи с распространением заведомо ложной информации в отношении ПАО «АК БАРС», Волго-Вятское ГУ Банка России обращает внимание его клиентов...
-
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы катнашучысы - Айзат Низаметдинов
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы Калининград шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә Ватан алдында булган бурычын үти. Низаметдинов Айзат Радис улы армия сафларына 2016 елның 16 июлендә алынган.
-
Лицейлыларның буш вакыты әтиләренең солдат альбомын карап уза
Лицей укучылары, "Россия балалар хәрәкәте" активистларына кушылып, әтиләренең хәрби хезмәт вакытында ясалган фотоальбомнары белән классташларын таныштыра башлады. "23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан старт алган әлеге проект дәвамлы булачак", - ди лицейлылар. Укучылар, "Армиядә хезмәт итү - мәртәбәле бурыч" исеме астында узучы акциядә катнашып, ватанны саклауга мәктәптә үк әзерләнәләр.
-
Бу атнада кемнәр өйләнешәчәк?
Узган атнада җирлегебездә 3 пар язылышкан булса, бу атнада тагын 3 пар никахларын рәсмиләштерәчәк. Сарман районы Җәлил бистәсеннән - Мөслимгә, Сал. Мухан авылыннан Иске Карамалыга киленнәр төшәчәк. Өченче пар - Яр Чаллыдан. Яшьләр Мөслимгә кайтып, пар балдаклар алышачак. БЫел өйләнешүчеләр күбрәк, дип хәбәр итә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Диләрә Шакирова.