Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигатьне саклау өчен 322,5 млн сум акча биреләчәк

2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда исә Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Быел республикага табигатьне саклау өчен федераль бюджеттан 322,5 миллион сум акча бүленеп биреләчәк.

Моннан берничә ел элек, халыкны чүпне тиешле урынга ташларга өйрәтеп булмый, дип чаң суга идек. Әмма республика күләмендә гамәлгә ашырылучы максатчан программалар ярдәме белән әлеге проблема әкренләп хәл ителеп килә. Узган ел җирлегебездә 71 авылда 300 дән артык сакцияләнмәгән чүплек табылды. Республикада бирелә торган грант акчаларына дүрт чүп җыю машинасы сатып алынды, ике махсус полигон булдырылды.

Парклар һәм скверлар елы кысаларында сафка баскан "Курай" паркы, "Пушкин" скверы райондашларыбызның гына түгел, кайткан кунакларның да яратып ял итә торган урынына әйләнде. Су саклау зоналары елы кысаларында узган ел Мөслимебезнең Ык елгасы ярындагы мәйдан танымаслык булып үзгәрде. "Кояшлы Ык" ял зонасы кыш көне дә үзенә тартып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим мөсмлим 2017 ел табигатьне саклау елы мөслимдә экология муслюмовкое телевидение

Реклама
Реклама
2
X