Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спиртлы эчемлекләр белән мавыгып, ата-ана бурычларын үтәмәгән өч райондашыбыз җаваплылыкка тартылды

Мөслим муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең җомга көнне узган утырышында төнге сәгатьләрдә урамда йөргән 4 үсмернең эше каралды.

Даими төстә эчүчелек белән шөгыльләнгән, балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен комиссиягә учетка бастырылган бер әни кеше профилактик чаралардан соң тәртипләре уңай якка үзгәрү сәбәпле, исәптән төшерелде. Спиртлы эчемлекләр белән мавыккан, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән ике хатын-кызның һәм бер ир-атның тәртибе тикшерелеп, аларга административ штраф салынды, алга таба да төзәлмәсәләр, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы янавы турында искәртелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X