Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сөт турында

Табигый cөm - эшкәртелмәгән сөт.


Яңа сауган сөтне, кызганычка каршы, шәһәрдә яшәүчелер ала алмый, чөнки базарда - табигый сөт, кибетләрдә пастеризацияләнгән яисә стерильләнгән сөт кенә сатыла.
Табигый cөm - эшкәртелмәгән сөт.
Пастеризацияләнгән сөт - 80°С ка кадәр җылытылган сөт. Мондый сөтнең сыйфаты бик аз үзгәрә.
Стерильләнгән сөт - 100° С тан югары температурада эшкәртелгән сөт. Әлеге технология белән эшкәрткәндә, сөттәге барлык микроблар
һәм аларның споралары үлә. Шуның белән бергә, кайнатканда һәм стерилизацияләгәндә С витамины да бетә. Шунлыктан производство
шартларында стерильләнгән сөтне С витамины белән баеталар.
Нормальләштерелгән cөm – майлылыгы тиешле күрсәткечләргә җиткерелеп пастеризацияләнгән сөт; сөткә сөт өсте кушып, май-лылыгы арттырыла, майсызландырылган сөт өстәп, майлылыгы киметелә.
Элекке хәленә кире кайтарылган сөт - коры яки куертылган сөткә су кушып җитештерелгән сөт. Элекке хәленә кире кайтарылган сөтнең тәме үзгәрәк була.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев