Сөт кенә димәгез...
Йорт сыерлары калдыклары безнең эрага кадәр VIII меңъеллыкка карый, ягъни кешеләр инде 10 000 елдан артык сыер сөтен эчә.
Йорт сыерлары калдыклары безнең эрага кадәр VIII меңъеллыкка карый, ягъни кешеләр инде 10 000 елдан артык сыер сөтен эчә.
Элек сөт ачымасын өчен аңа бака салып куя торган булганнар. Бака тиресе микробларга каршы көрәшү үзлегенә ия һәм бактерияләр үсешен тоткарлый.
Сөтне күренми торган кара итеп тә кулланырга була. Кәгазьгә сөт белән язсаң, ул җылынганда гына күренә. В.И. Ленин төрмәдә тоткын булган вакытта, конспиратив хатларны иреккә шулай яза торган булган.
Сөтнең чистарту үзлекләре билгеле. Аның ярдәмендә киемдәге май тапларын бетереп була, шулай ук алтын эшләнмәләрне дә сөт белән чистартырга мөмкин.
Ничек кенә сәер булып тоелмасын, әмма сөт яшен яшьнәгәндә тиз әчи. Биохимиклар монда теләсә кайсы матдәгә үтеп керергә сәләтле озын дулкынлы электромагнит импульсларның сәбәпче булуын ачыклаган.
Соңгы елларда соя сөте киң таралды. Халык аны сыер сөтеннән дә ким кулланмый, чөнки соя сөте сыерныкыннан берни белән дә аерылмый, дип уйлый. Тик безнең организмның сыерларныкына караганда соя сөтеннән кальцийны күпкә азрак үзләштерүен онытмаска кирәк.
Моннан тыш, соя сөтендә витаминнар һәм микроэлементлар юк.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев