Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы катнашучысы - Данир Мирсалихов

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап Матбугат үзәге "Солдатта булган диләр!" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итте. Бәйге шартлары буенча мөслимлеләр бүген армиядә булган уллары, дус-туганнарының фотосын юллый ала. Беренчеләрдән булып конкурска Яңа Сәет авылы кушылды. Мәктәп укучысы Нәргиз Мирсалихов хәзерге вакытта солдатта булган абыйсы - Данир Мирсалиховның фотосын юллаган....

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап Матбугат үзәге "Солдатта булган диләр!" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итте. Бәйге шартлары буенча мөслимлеләр бүген армиядә булган уллары, дус-туганнарының фотосын юллый ала. Беренчеләрдән булып конкурска Яңа Сәет авылы кушылды. Мәктәп укучысы Нәргиз Мирсалихов хәзерге вакытта солдатта булган абыйсы - Данир Мирсалиховның фотосын юллаган. "Минем абыем, Мирсалихов Данир Мирзафатих улы, 2016 нчы елның 11 маенда хәрби бурычын үтәргә китте. Бүгенге көндә ул Санк-Петербург шәһәрендәге яр буе сагы хәрби частендә (береговая охрана ВМФ) хезмәт итә. Үрнәк тәртибе, яхшы хезмәте өчен командирларыннан ике тапкыр Рәхмәт хаты алдык. Хәзер ул 2нче статьялы старшина. Алмагачлар чәчәк аткан ямьле май аенда кабат туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтуын көтеп калабыз". Башка конкурсантларыбызның фотолары да сайтыбызда урын алачак. Яңалыклар белән танышып барыгыз. Тавыш бирү 25 февральдә старт алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев