20 февраль 2017 яңалыклары
-
Атказанган "Таттелеком" хезмәткәре
Озак еллар район элемтә үзәген җитәкләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Сафин Баязит Мөхәмәтулла улына "Атказанган "Таттелеком" хезмәткәре" исеме бирелде. Мәртәбәле исем алуы белән Баязит Мөхәмәтулловичны район башлыгы котлады.
-
МТВ 17.02.2017
-
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы катнашучысы - Илдар Сәетгалиев
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсында катнашырга теләүчеләр артканнан арта бара. Икенче катнашучыбыз - Мөслим егете Илдар Сәетгалиев. Бүген ул Мәскәү өлкәсе Солнечногорск районында хезмәт итә. Илдар армия сафларында 2016 елның 24 октябреннән бирле хезмәт итә.
-
"Мизгел" яшьләр үзәге кастингка чакыра
24 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә ике вакантлы урынга кастинг уздырыла. Өстәмә белем бирү педагогы булырга теләгән кеше креатив күзаллау сәләтенә генә түгел, оештыра да белергә һәм иң мөһиме дәртле йөрәкле, янып торучы идеяләргә бай булырга тиеш дип хәбәр итәләр безгә.
-
Бу атнада 4 көн рәттән ял итәчәкбез
Агымдагы эш атнасы бик кыска булачак, дип искәртә Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. Ул атнада - тулы булмаган өч эш көне.
-
Мөслим матбугат үзәгендә – яңа җитәкче
Район хакимиятенең актлар залында һәр атнаның дүшәмбе көнендә планлаштыру утырышы уза. Бүгенге утырышта да, гадәттәгечә, атна дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Район башлыгы яңа җитәкче белән дә таныштырды.
-
Баланлы укучысы Зилә Гыйзетдинова - иң яхшы экскурсовод
Мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары тарафыннан "Минем кече ватаным буйлап" дип аталган бәйге игълан ителде. Бәйге туган якны өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләрен активлаштыру максатыннан оештырылды. 13 мәктәп эшләрен электрон вариантта тәкъдим иттеләр. Бәйгенең муниципаль туры 15 февраль көнне мәгариф идарәсе базасында үткәрелде.
-
Игътибар! Мөслимдә су булмый!
Мөслим инженерлык челтәрләреннән хәбәр итәләр: район үзәгенең кайбер урамнарында бүген төнлә белән су булмаячак. Сәбәбе - линияләрдә ремонт эшләре бара. Урамнар исемлеге: Первая, Вторая, Третья, Б. Вәлиев, Маннанов, аэропорт микрорайоны.
-
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы катнашучысы - Данир Мирсалихов
23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап Матбугат үзәге "Солдатта булган диләр!" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итте. Бәйге шартлары буенча мөслимлеләр бүген армиядә булган уллары, дус-туганнарының фотосын юллый ала. Беренчеләрдән булып конкурска Яңа Сәет авылы кушылды. Мәктәп укучысы Нәргиз Мирсалихов хәзерге вакытта солдатта булган абыйсы - Данир Мирсалиховның фотосын юллаган....
-
Авыл имамнары гыйлем артыннан башкалага китте
Мөслим районының Баланлы, Симәк, Тугаш, Иске Карамалы, Яңа Карамалы имам-хатыйблары гыйлемнәрен үстерү нияте белән, башкалабыз Казанга укырга китте. Аллаһы Тәгалә хәерле юллар насыйп итсен. Хәерле гыйлемнәр алып кайтырга насыйп булсын.
-
Синоптиклар вәгъдә иткән буран Мөслимгә килеп җитәрме?
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 20 февральдә көндез һава торышы начарлануы турында кисәтә. Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда 500-1000 метр күз күреме белән буран (Казанда төнлә һәм иртән); көньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метр тизлектәге җил (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр); бозлавык (Казанда төнлә һәм иртән); кар көртләре, аяк астында кар...
-
Мөслимдә "Иделкәем" республика конкурсы катнашучылары сәхнә тота (Фоторепортаж)
Ике көн рәттән район мәдәният йортында «Иделкәем» исемле Республика балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары һәм курчак театрлары смотр-конкурсының зона туры узды.