Сәламәт һәм матур булыйк!
Көзге чорда дөрес туклануга аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Көзге чорда йогышлы авырулар “эләктерү” ихтималы зур. Авыруларга каршы тору өчен туклану рационына кайбер яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне кертү мөһим. Аларны күбрәк кулланырга киңәш ителә.
Банан глюкоза, фруктоза һәм сахарозага бай. Аның составындагы калий, триптофан һәм В төркеменә караучы витаминнар көзге депрессия белән көрәшергә ярдәм итәчәк. Көнгә бер банан ашау сәламәтлегегез өчен файдалы булачак.
Көзге чорда калориягә бай ризыклар куллану кирәк, чөнки организм кышка энергия туплый. Шуңа чикләвекләр белән дуслашсагыз, начар булмас. Чикләвектә булган омега-3 май кислотасы йөрәк эшчәнлеген көйләргә дә ярдәм итәчәк.
Кибет киштәләрендә грушаның нинди генә төрләре юк. Грушаның барлык сортларында да пектин күп. Ул организмны чистарта. Шул ук вакытта бу җимештә стресс белән көрәшүче фруктоза да җитәрлек күләмдә тупланган.
Кызыл һәм кызыл-сары төстәге җиләк-җимешләрне көз көне күбрәк кулланырга киңәш ителә. Кишер, кабак, борыч, чөгендер кебек яшелчәләр эндорфин гормонын күтәрергә сәләтле. Аның “бәхет гормоны” булуын онытмагыз. Көзге чорда күпләргә нәкъ менә шушы гормон җитми. Мондый җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне зәйтүн мае белән ашарга киңәш ителә. Зәйтүн мае яшелчәләрнең файдалы үзлекләрен тагын да арттырачак.
Кәбестә дә көзге туклану рационына кертелергә тиеш. Кәбестәдә кальций сөткә караганда да күбрәк. С витамины да, әфлисун белән чагыштырганда, кәбестәдә күбрәк туплана.
Көзге чорда ОРЗ, грипп кебек вируслы авырулар баш калкыта. Суган – иң яхшы антисептик, ул бактерицид үзлекләргә ия, шуңа вирусларны юк итәргә сәләтле. Шуңа көзге чорда суганны күбрәк куллансагыз начар булмас.
Көзге чорда, бигрәк тә явымлы, болытлы көннәрдә күпләр кәефсез була. Баш миендә яхшы эмоцияләр өчен җавап бирүче серотонин җитмәсә, кәеф тагын да начарлана. Серотонин углеводлардан синтезлана. Шуңа көзге моңсу көннәрдә шоколадтан баш тартмагыз, ул кәефне күтәрә.
Апатияне һәм хроник аруны җиңү өчен организмга В12 витамины да нык ярдәм итә. Әлеге витамин иттә, балыкта бар. Балык ризыкларын да үз итәргә өйрәнегез.
Җәй көне карбыз ашап та тамак туя, ә көзгә таба организмга майлырак, туклыклырак ризыклар кирәк. Шуңа күрә көннәр салкынайта башлагач, итле ризыклар, кайнар ашлар ашыйсы килә. Организм җылыга, өстәмә калорияләргә мохтаҗ. Көз көне диета тоту – начар идея, ди белгечләр.
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев