Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәсәйкүләм фән олимпиадаларында 15 райондашыбыз җиңгән

Укучылар өчен уздырыла торган фән олимпиадаларының рәсәй һәм республика күләм турлары дәвам итә. Бүгенге көндә 15 укучыбыз район данын яклап, призлы урыннарга лаек булдылар. Алар: физик тәрбиядән Мөслим гимназиясенең 10 нчы класс укучысы Сафиуллин Ринат (укытучысы -Сәетгалиев И.Н.), тормыш иминлеге фәненнән Мөслим урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Җәлилова Алсу (укытучысы...

Укучылар өчен уздырыла торган фән олимпиадаларының рәсәй һәм республика күләм турлары дәвам итә. Бүгенге көндә 15 укучыбыз район данын яклап, призлы урыннарга лаек булдылар. Алар: физик тәрбиядән Мөслим гимназиясенең 10 нчы класс укучысы Сафиуллин Ринат (укытучысы -Сәетгалиев И.Н.), тормыш иминлеге фәненнән Мөслим урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Җәлилова Алсу (укытучысы - Асадуллин И.Р.), биологиядән Мөслим гимназиясенең 9нчы сыйныф укучылары Фәхертдинова Айгөл һәм Зиязова Миләүшә (укытучылары - Бариева Л.Ф.), татар әдәбиятыннан Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Шәяхмәтова Миләүшә (укытучысы - Латыйпова Г.Х.) һәм Мөслим гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Әгълиуллина Язилә (укытучысы - Тимергалиева Э.В.), татар теленнән Мөслим урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Исәнбаева Юлия (укытучысы - Гайнетдинова Г.Ф.), Мөслим гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Шамукаева Эльвина (укытучысы - Тимергалиева Э.В.), Мөслим лицееның 11нче сыйныф укучысы Миңлебаева Гөлназ (укытучысы - Ситдикова Ч.И.), экологиядән Мөслим гимназиясенең 9 нчы класс укучысы Фахертдинова Айгөл һәм 11 нче сыйныф укучысы Әгълиуллина Язилә (укытучысы - Бариева Л.Ф.), рус әдәбиятыннан Мөслим гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Зиазова Миләүшә (укытучысы - Хәйруллина Ч.А.), Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Бәдертдинова Алисә (укытучысы - Фаррахова Р.Г.), Мөслим лицееның 10нчы сыйныф укучысы Фазыйлова Виктория (укытучысы - Фазыйлова С.В.), Мөслим урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Җәлилова Алсу (Сарварова В.Ф.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама