Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының 6576-6 санлы “1941-1945 елларда булган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан җәзадан коткару турында белдерү” карары чыкты

Карар нигезендә түбәндәге затлар җәзадан азат ителәләр:

балигъ булмаган яки инвалид балалары булган хатын-кызлар, балигъ булмаганнарга карата җинаять эшләмәгән йөкле хатын-кызлар; балигъ булмаган яки инвалид балалары булган, балигъ булмаганнарга карата җинаять эшләмәгән ялгыз ир-атлар; 50 яшьтән өлкән хатын-кызлар; 55 яшьтән өлкән ир-атлар; Ватанны саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, сугышчан бурычын Әфганстанда яки башка илләрдә үтәүчеләр; Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, шушы һәлакәт нәтиҗәсендә килеп чыккан радиация йогынтысыннан яки 1957 елда "Маяк" җитештерү берләшмәсендә булган һәлакәттән, радиоактив калдыкларның Теча елгасына ташлануыннан зыян күрүчеләр; Ватанны саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрбиләр, Россия Федерациясе Эчке эшләр, җинаят-башкарма системасы оешмалары һәм органнары хезмәткәрләре; I, II группа инвалидлар; карар үз көченә кергән көнгә кадәр җәзаның үтәлмәгән өлеше җиңелрәк төр җәза белән алыштырылган шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр; ирегеннән мәхрүм ителмичә җәзага тартылучылар.

Бүгенге көндә җәзаларны үтәтү инспекциянең Мөслимдәге бүлекчәсендә исәптә торучы 19 хөкем ителүче җәзадан азат ителде. Җәзадан азат итү турында акт материаллары алкоголизм, наркомания, токсикомания, туберкулезның ачык формасы, венерик авырулар белән авыручы хөкем ителүчеләргә, дәваланганнан соң гына карала.

Үлем, көчләү, наркотиклар белән сату итү, террорчылык, ришвәтчелек һ.б. белән бәйле авыр һәм аеруча авыр җинаять кылучылар җәзадан азат итүгә эләкми . Җәза үтәү тәртибен һәм шартларын явызларча бозучылар да җәзадан азат ителмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X