Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырылачак

Яңа уку елына да санаулы гына көннәр калып килә. Бу көннәрдә мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенә әзерләнә. Шул уңайдан ел дәвамында нәтиҗәле хезмәте белән аерылган укытучыларга бүләкләр тапшырылачак. Игътибарыгызга әлеге мөгаллимнәрнең исемлеген тәкъдим итәбез.

Балаларга белем һәм тәрбия бирү системасындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мөслим лицееның биология укытучысы Кашапова Рәмилә Мисбах кызы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

***

Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Лариса Николаевна, Мари Бүләр "Буратино" балалар бакчасы мөдире Биктаирова Инна Дәүләтгәрәй кызы, район мәгариф идарәсе методисты Бәдретдинова Марина Ранас кызы, Түбән Табын урта мәктәбенең технология һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Вәлиев Фәрит Өлфәт улы, П. А. Днепров исемендәге Рус Шуган урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Леснов Владимир Викторович, Мөслим урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрвәрова Винера Фирдәвес кызы, Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлары укытучысы Хәбибуллина Эльвира Ринат кызы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

***

Әмәкәй урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Әхмәтов Рамил Әбүзәр улы, Мөслим лицееның физкультура укытучысы Арсланов Фасыйл Әбелкасыйм улы, Мөслим урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әсадуллина Йолдыз Рәис кызы, Шуганка төп мәктәбе директоры Вәлишина Алсу Равил кызы, Михайловка урта мәктәбе директоры Светлякова Галина Викторовна, Мөслим "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Чернова Рәмзия Мирзагали кызы, Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәнгәрәева Зөлфирә Насыйх кызы район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев