Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында җыр һәм строй смотры узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Г.Тукай мәктәбендә "Аты-баты" исеме астында район җыр һәм строй смотры узды. Анда районның "Кояшкай", "Күбәләк", "Карлыгач", "Ләйсән", "Миләшкәй" балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар хәрби киемнәрдә чыгыш ясады.

Яшь буында патриотзм үстерү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган бу чарада командаларның үз-үзләрен тотышына да, девиз, эмблемаларына да, стройга басулары, командалар үтәүләре дә исәпкә алынды. Әлеге чарага кунак итеп чакырылган Ренат Харрасов балаларга үзенең киңәшләрен җиткерде. Мондый чаралар уздыру ике як өчен дә файдалы, ди смотрны оештыручылар. Туган төбәккә тугьрылык хисен үстереп һәм ныгытып кына калмыйча, балаларны армия хезмәтенә алдан ук әзерли, батырлык һәм егәрлек тә өсти дигән фикердә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X