Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә экологик чиста продукция җитештерелә

Бүгенге көндә кайсы гына ризыкны алсак та, анда нинди генә химик препаратлар, буягычлар кушылмаган? Яшелчә, җиләк-җимеш кенә түгел, ашаган ипиебез дә химикатлар катнашмасыннан тора. Шуңа күрә дә белгечләр чәчүлек орлыкларны химик препаратлар белән түгел, ә биологик препаратлар белән эшкәртүгә өстенлек бирә. Әлеге препаратлар экологик чисталыкны гына тәэмин итми, ә иген...

Узып баручы елның октябрь аенда район җитәкчелеге, Татарстан фәнни-тикшерү институты һәм Биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәге арасында өч яклы килешү төзелде. Әлеге килешүнең максаты - җирлектә җитештерелүче продукциянең экологик чиста булуын тәэмин итү.

14 декабрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында Биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәге вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда район башлыгы Рамил Муллин, авыл хуҗалыгы формированиеләре баш агрономнары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. "Әлеге үзәк белән килешү төзүебез юкка гына түгел. Чөнки без 50 сум чыгарабыз, ә 15 сум җыеп алабыз. Басу чиста, башак та бар, ә санап карасаң, башакта 2-3 кенә бөртек формалашкан. Нәтиҗәле эшләргә, мул уңыш алырга уйлыйбыз икән, иң элек орлыкларны эшкәртү, тишелеп чыккан үсемлекләрне тәрбияләүдә биопрепаратлар куллану кирәк. Бу - иң нәтиҗәле алымнарның берсе", - диде Рамил Муллин. Очрашуда үзәкнең коммерция директоры Александр Владимиров: "Безнең тарафтан эшләнгән микробиологик саклау чаралары ачык һәм ябык грунт культураларыннан югарырак уңыш алырга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, безнең азыкка эләгә торган агу-химикатларны киметә. Моннан тыш безнең биопестицидлар куллану чыгымнары бер гектарга 20-30 процентка киметелә", - дип сөйләде. Биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәге игеннәрне һәм ашамлыкларны саклау буенча микробиологик саклау чаралары уйлап табу белән шөгыльләнә.

Бүгенге көндә районыбызда биологик препаратлар белән эшли башлаган хуҗалыклар бар. Быел "Туган як" агрофирмасында - 320 гектар, "Органик Групп "Урожай" агрофирмасында - 80, "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында 102 гектарда көзен чәчүдә биологик препаратлар белән эшкәртелгән орлыклар чәчелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Ренат Вәлиев сүзләренчә, әлеге орлыкларның тишелеше һәм куелыгы ук, яхшы нәтиҗәләр биргән.

Очрашуда катнашучылар биопрепаратлар белән эшкәртелгән орлыкларның нәтиҗәлелеге белән видео язмалар карап та таныштылар. Районыбызда эшләүче "Намус" агрофирмасы, "Органик Групп" җәмгыяте, "Туган як" агрофирмасы һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, киләсе елдан биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәге препаратлары белән эшләргә теләкләрен белдерде. Димәк, җирлегебездә, экологик чиста продукция җитештереләчәгенә беренче адымнар инде ясалган. Әлеге яңа башлангыч дәвамлы булыр һәм үзенең яхшы нәтиҗәләрен бирер, дип ышанабыз.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев