16 декабрь 2016 яңалыклары
-
Картинг секциясенә йөрүчеләрнең чираттагы җиңүе
"Яшьлек" спорткомплексында эшләүче картинг секциясенә йөрүчеләр әледән-әле ярышларда катнашып, осталыкларын чарлыйлар.
-
Яшь гаилә - Йосыповлар инвалидларга ярдәм күрсәтте
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Мөслим районында төрле чаралар: консультацияләр, очрашулар, "кайнар линияләр", инвалидларның тормыш мәсьәләләре буенча лекцияләр, хәйрия акцияләре, күңел ачу һәм спорт чаралары узды.
-
Гүзәл Удачина кабул итәчәк
2016 нчы елның 20 декабрь көнне ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр. Кабул итүгә түбәндә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып язылырга була (843) 236-61-64 яки...
-
Мөслимдә экологик чиста продукция җитештерелә
Бүгенге көндә кайсы гына ризыкны алсак та, анда нинди генә химик препаратлар, буягычлар кушылмаган? Яшелчә, җиләк-җимеш кенә түгел, ашаган ипиебез дә химикатлар катнашмасыннан тора. Шуңа күрә дә белгечләр чәчүлек орлыкларны химик препаратлар белән түгел, ә биологик препаратлар белән эшкәртүгә өстенлек бирә. Әлеге препаратлар экологик чисталыкны гына тәэмин итми, ә иген...
-
Изге күңелле райондашларыбыз!
Кыш көннәрендә дә Мөслимдәге "Җәмигъ" мәчетендә "Ислам - иминлек һәм чисталык дине" девизы астында өмәләр оештырыла. Салкыннан курыкмыйча, Аллаһ йортына хезмәт итүчеләрдән Раббыбыз разый булсын.
-
2017 нче елның гыйнварында пенсионерлар5 мең сум күләмендә акча алачаклар
Бу бер тапкыр бирелүче акча 2017 нче елның 16 декабреннән соң түләнәчәк. Ул пенсия бүлегендә булган документлар нигезендә башкарыла, шуңа күрә пенсия бүлегенә килергә кирәк түгел, гариза да язасы юк. Пенсияләрен 16 нчы числодан өйләренә алучыларга түләү пенсия белән бергә биреләчәк. Пенсияләрен дүртесеннән унбишенә кадәр алучыларга да бу акча, 16...
-
Декабрь аенда 10 пар язылышкан
Декабрь аенда җирлегебездә никахларын рәсмиләштерүче парлар саны -10. Алар арасыннан бер пар - кабаттан никахка керүчеләр. Бу атнада - 1, алдагы атнада тагын бер пар никахларын рәсмиләштерәчәк. Кыш көне өйләнүчеләр күбрәк, чөнки кышын төзелгән гаиләләр халыкта ныклы була дигән ышанулар йөри.
-
Бушлай медицина ярдәме кемнәргә тиеш?
Хәзерге вакытта республикада мәҗбүри медицина иминияте буенча өч иминият компаниясе - "АК БАРС - Мед", "Спасение" һәм "Чулпан- мед" компанияләре эшли. "Мәҗбүри медицина иминияте турында"гы федераль закон нигезендә, мәҗбүри медицина иминияте полисы булган гражданнарга поликлиникада, стационарда медицина ярдәме, шулай ук кичектергесез, ашыгыч һәм планлы формада ашыгыч медицина ярдәме түләүсез күрсәтелергә...
-
Мөслимдә Татарстан Халыклар ассамблеясе вәкилләре киңәште
Район хакимиятенең актлар залында, "Мөслим муниципаль районында Татарстан халыклар ассамблеясе вәкиллеген оештыру турында" киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Рамиль Муллин алып барды.
-
Баланлы авылы мәдәният йорты якташыбызның әсәрен сәхнәләштерде
10 декабрь көнне Баланлы авылы мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчәннәребез авылдашыбыз Эльвира Исламованың "Ах, мин сине шашып яраттым" мелодрамасын куйдылар.