Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим зиаратында төрле милләтләр өчен аерым урын булдырылачак

Районыбызда төрле милләт вәкилләре яши. Татар, рус, мари, керәшен һәм башка милләтләр дус һәм тату булып, аралашып гомер итәләр. Һәр милләткә ихтирам һәм игътибар булганда гына, җирлектә дуслык һәм тынычлык булуы бәхәссез.

Ә мәрхүмнәргә карата игътибарлы булу, татар милләтендә генә түгел, бар милләт вәкилләрендә дә яши һәм яшәячәк. Мәрхүмнәрне җирләгәндә дә, һәр милләтнең үз йолалары һәм тәртипләре бар. Мөслим зиаратында аерым милләтләр өчен урын булдыру мәсьәләсен район җитәкчелеге тәкъдим итте. Шушы максатларда, Мөслим зияратының, моңа кадәр чүп баскан, кулланылмыйчы яткан мәйданында, рус һәм мари милләтеннән булган, вафат булучыларны җирләү өчен урын ясау эшләре башланды. Бу көннәрдә биредә чистарту, җирне тигезләү эшләре алып барыла. Чистарту эшләрен "Мост" җәмгыяте оешмасы эшчеләре башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев