1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Мөслимдә "IT - муниципаль чемпион" бәйгесе игълан ителде
Районда электрон хезмәт күрсәтүне популярлаштыру максатында бәйге игълан ителде. "IТ - муниципаль чемпион" бәйгесе дүрт номинациядә үткәрелә.
-
Мөслим зиаратында төрле милләтләр өчен аерым урын булдырылачак
Районыбызда төрле милләт вәкилләре яши. Татар, рус, мари, керәшен һәм башка милләтләр дус һәм тату булып, аралашып гомер итәләр. Һәр милләткә ихтирам һәм игътибар булганда гына, җирлектә дуслык һәм тынычлык булуы бәхәссез.
-
Районда 115 унсигез яшькә кадәр инвалидны һәм I төркем балачактан инвалидны карыйлар
18 яшькә кадәрге инвалид бала һәм I төркем балачактан инвалид тәрбияләүче эшкә сәләтле эшләмәүче гражданнарга пенсия бүлеге тарафыннан ай саен түләү башкарыла. Ул ата-аналарга, уллыкка алучыга, опекунга, попечительгә - 5 500 сум, башка затларга 1 200 сум тәшкил итә.
-
Мөслимнән 60 егет хәрби хезмәткә озатылачак
Бу көннәрдә армия хезмәтенә көзге чакырылыш бара. 20 октябрьдә - биш, 24 ендә ике егетебез солдат хезмәтенә озатылды. 7 ноябрьдә дүрт егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк. Көзге чакырылышта барлыгы алтмыш райондашыбыз армиягә алыныр дип көтелә. Соңгы озату декабрь ахырына билгеләнгән.
-
Аграр көллият командасы – һөнәри осталык конкурсында җиңүче
29 октябрь көнне Сарман аграр көллияте базасында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы үтте. Бәйгедә 23 райондашыбыз көч сынашты.
-
"Аһәңле Татарстан" фестивале төгәлләнде
Шимбә көнне район үзәгендә "Аһәңле Татарстан" традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль-конкурсының өченче йомгаклау туры үтте. Фестиваль-конкурсның гамәлгә куючысы - ТР Мәдәният министрлыгы, ул халык уен коралларын торгызу программасы кысаларында үтә.