Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим лицеенда музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының районара семинары узды

"Музыка һәм рәсем дәресләрендә сингапур структураларын куллану" исеме астында үткән чарада 25 укытучы катнашты. Сарман, Ютазы районнарыннан килгән укытучылар үз фәннәре буенча мастер-класслар күрсәтте. Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем укытучылары - Гөлназ Талипова белән Ильмира Галиева рәсем дәресендә граттаж алымын куллану турында сөйләде, "Юеш өслектәге җиләк-җимешне техникада куллану" алымнары белән уртаклашты....

"Музыка һәм рәсем дәресләрендә сингапур структураларын куллану" исеме астында үткән чарада 25 укытучы катнашты. Сарман, Ютазы районнарыннан килгән укытучылар үз фәннәре буенча мастер-класслар күрсәтте. Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем укытучылары - Гөлназ Талипова белән Ильмира Галиева рәсем дәресендә граттаж алымын куллану турында сөйләде, "Юеш өслектәге җиләк-җимешне техникада куллану" алымнары белән уртаклашты. "Дөньяви этикада дин мәдәнияте нигезләре белән берлектә үткәрелгән музыка дәресендә "Май чабу - рус бәйрәме" исеме астында лицейның югары категорияле музыка укытучысы Лилия Заянова белән 4А сыйныф җитәкчесе Әлфия Каржавкина интеграцияләнгән дәрес күрсәтсә, лицейның рәсем сәнгате укытучысы Касыйм Әмиров укучыларның рәсемнәреннән әзерләнгән күргәзмә белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X